Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 14:16

Җирне алдап булмый!

Иген игү җиңел түгел безнең төбәктә. Быел да апрель ае өчен гадәти булмаган суыклар Чакмагыш районы игенчеләренә өстәмә чыгымнар һәм эш тудырды. Хуҗалыклар көздән зур өметләр вәгъдә иткән уҗым басуларына кабат чәчүгә төште. Шуңа карамастан, язгы кыр эшләрен алар бердәм һәм тиз төгәлләп куйды.

Хуҗалык җитәкчесе Зәбир Гыйлемханов яшьләргә аеруча игътибарлы.
Хуҗалык җитәкчесе Зәбир Гыйлемханов яшьләргә аеруча игътибарлы.

Иген игү җиңел түгел безнең төбәктә. Быел да апрель ае өчен гадәти булмаган суыклар Чакмагыш районы игенчеләренә өстәмә чыгымнар һәм эш тудырды. Хуҗалыклар көздән зур өметләр вәгъдә иткән уҗым басуларына кабат чәчүгә төште. Шуңа карамастан, язгы кыр эшләрен алар бердәм һәм тиз төгәлләп куйды.

Район буенча бодай – 15479; арпа – 10607; борчак–1752; солы – 350; карабодай –180; вика – 100; орлыкка кукуруз –285; берьеллык үләннәр – 6903; көнбагыш – 4468; шикәр чөгендере – 3310, рапс – 800, силоска дигән кукуруз 5356 гектар мәйданны били.

“Заря” хуҗалыгы уңганнары да табигать сынауларын җиңеп чыкты. Хуҗалык җитәкчесе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов белән әңгәмәне шул хакта кордык.

Таңнан торып дөнья көтәргә күнеккән уңганнарны берләштергән хуҗалыкта май уртасына 4415 гектар мәйдан сөренте җирләрендә чәчү эшләре төгәлләнгән. “Иң ахырда карабодай чәчеп, эшне төгәлләп куйдык”,– диде Зәбир Фәнил улы.

– Уңыш булыр дип өметләнәбез. Ходай Тәгаләдән яхшы һава шартлары сорыйбыз. Җил дә вакытында иссә, яңгыр да вакытында яуса...

Гел Ходайдан көтеп утырмыйбыз инде. Җирне алдап булмый. Тиешлесен эшләмәсәң, үзеңә үпкәлә. Бүген ашлама кертмисең, агротехника таләпләрен үтәмисең, микроашламалар кертмәдең икән, уңыш көтмә! Җир гаепле түгел! Еш кына барын да һава торышына бәйлибез, үзебездән дә күп нәрсә тора! Белем туплау, тырышлыкка сынау еллар буе дәвам итә. Алдан күреп белергә кирәк барын да. Кредитлар, салымнар мәсьәләсен дә – барын да алдан планлаштырырга кирәк. Бер мәсьәләне дә күздән ычкындырырга ярамый, югыйсә, үзеңә-үзең аяк чаласың, артта каласың.

Табигать сынап тора инде. Ләкин бирешергә ярамый. Быел 77 гектардагы уҗымнарны бозып, кабат чәчәргә мәҗбүр булдык. Апрельдә туңды алар. Күңелле хәл түгел, ләкин нишлисең... Авыл хуҗалыгында иң сабыр кешеләр эшли бит. Нәселдән килгән сабырлык бар безнең уңганнарда. Шуңа күрә безнең өчен иң тәмле ис ул – икмәк исе!..

Авыл йокларга яратмаган, уңган, булдыклы кешеләрне генә ярата. Хуҗалыкта йөздән күбрәк кеше эшли. Күбесе ир-егетләр. Механизаторлар, терлекчеләр алар. Хатын-кызларыбыз – сыер савучылар һәм бухгалтерия хезмәткәрләре. Эшчеләрнең уртача яше 42-45 тирәсе. Барысы да чакмагышлылар. Агроном, зоотехник – яшь белгечләрем. Илдус Галиәскәров дигән егет эш сорап килде дә, төрле эшкә өлгерерсең, сыер саусаң эшләрсең дигәч, шулай ук эшкә кереште.

Бездә 385 савым сыеры бар, калганнары таналар. Җәмгысе 1500ләп кара-чобар сыер малы. Әле көненә 7–7,5 тонна сөт сатабыз. Аны Кушнаренко районы Шәрип авылына тапшырабыз. “Край курая” безгә әле дә алты млн. сум акча тиеш.

Үз эшебезне төгәл алып барабыз. Бурычларыбыз юк. Эш хакын, салымнарны вакытында түлибез. Сыер савучылар, кем ничек эшләвенә карап, 18-30 мең сум эш хакы ала. Кем эшли, шул акчасын да ала.

Уңганнар Тәслимә Гарифуллина, Фәнилә Булатова, Нурсилә Гатауллина, Рәмилә Газизова күптән эшли. Яшьләргә остаз алар. Рафаэль Шәймөхәммәтов, Илнур Кәримов, Мәсгуть Зыякаев, Илшат Бәйрәмов, Рөстәм Кәбиров кебек ир-егетләребез – төп эшче көчебез.

Хуҗалыкта фермаларны үзебез төзедек, ел да төзекләндереп торабыз. Ике ферма. Берсендә маллар бәйсез, икенчесендә бәйле шартларда, җылыда асрала. Җәй көне маллар көтүдә, җәйләүдә тора. Эшчеләрне ел әйләнәсенә вахта белән йөртәбез. Игенчеләрне көненә ике тапкыр кайнар аш белән сыйлыйбыз. Аена ике тапкыр эш хакы түлибез.

Бәйрәмнәрне матур итеп уздырабыз. Бүләкне күбрәк акчалата премия буларак тапшырабыз. Мал тотучыларга, теләкләренә карап, мал башы белән бирәбез. Бәбиләр, кызганычка каршы, күп тумый. Бер егетебезнең күптән түгел бишенче баласы туды, бик сөенеп, утыз мең сум бүләк иттек. Соңгы юлга озату мәшәкате туганда чардуган куябыз, бөтен мәшәкатен күтәрешәбез.

Катлаулы тоелган авыл хуҗалыгында уңышка ирешү өчен фәкать эшкә теләк булсын.

Торак шартларына килгәндә, кешеләрнең күбесе үз өйләрен төзеп керде. Тырышканнар бигрәк матур дөнья көтә. Күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Мал азыгы, салам, силос, печән – мәсьәлә түгел. Сер түгел, элек кырын төяргә яратучылар күп иде. Шөкер, халык үзгәрә. Яшәү, тормыш мәгънәсе турында күбрәк уйлана башладылар. Бездә кырын салырга яратучы бер-ике кеше бар. Аларны башкалар: “Менә шундый кешеләр дә бар, нинди булсаң, ничек яшисең!” дигән гамәлдә күреп торалар...

Зәбир Фәнил улы пионер, комсомол идеологиясе белән чыныгып үскән җитәкче. Шул белеме, үзәге аңа үз урынында тәрбияче дә, җитәкче дә булып калырга ныклы нигез бирә. Белгечне бүгенге СПТУлар, чын һөнәр осталарын әзерләгән уку йортлары язмышы нык борчый. Бу борчылу – җирнең, авыл кешеләренең киләчәге турында борчылу ул.

“Производство буенча укыткан елларны сагынып искә алам. Башыннан ахырына кадәр җентекләп өйрәтеп, сабак бирә идек. СПТУлар бүген дә кирәк. Бер төркемдә 30 бала укыса, аның унбише булса да авыл хуҗалыгында эшкә калса, зур көч булыр иде. Әле безгә егетләр практикага киләләр. Бик ипле, белемле, эшчән егетләр бар. Их, шуларны тәгаенләп эшләтеп җибәрергә, кая соң? Беркемгә дә кирәкмиләр бит, менә дигән егетләр! Мәгариф министрлыгында бу хакта күбрәк уйлансыннар иде, гамәлдә эшләнәсе эшләр күп, тик алар сүздә генә кала. Авыл хуҗалыгына яшьләрне җәлеп итү мәсьәләсе чишелеш көтә”.

Зәбир Фәнил улының борчылуларын аңламау мөмкин түгел. Ул бит Җир кешесе. Бәхетен дә читтән эзләмәгән. Яңа Мортаза авылында туып-үскән, Уфада авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Озак еллар дәвамында Чакмагыштан еракта да матур даны таралган, бөтен күрше-тирә район яшьләрен һөнәрле иткән Чакмагыш СПТУында укыткан. Зур хуҗалык белән җитәкчелек итүенә ике дистә елдан артык инде.

Гаиләсендә дә ышанычлы ир ул. Хатыны белән кырык ел матур итеп яшиләр. “Килешеп гомер

итүнең сере бер-береңне аңлап яшәүдә”, – ди ул. “Бер-береңне аңламасаң, бу эштә эшләп булмый. Мин менә эшемнән кайтып кермим. Кайсывакыт төнге өч тә, дүрт тә җитә. Килештек, яшәдек. Яшьләргә шул җитми. Аларның бөтен белгәне шул – ир акча да тапсын, өйдә бала да карасын, ашарга да әзерләсен! Алай булмый! Дөнья шундый бит. Кешеләрне алдата. Кемдер Себергә чыгып китә. Аларга карыйм да, нәтиҗә ясыйм. Себердә эшләүнең файдасын күрмим: ир-егет өчен дә, гаиләсе, баласы өчен дә. Авылда да тиз керем кертерлек эшләр белән шөгыльләнеп була. Егетләр уйлансын иде!

Минем бөтен тормыш девизым: “Халык лаеклы эш хакы алсын! Бала-чагалар укырга барсын! Безнең халык беркемнән дә калышмаска тиеш!”

Зәбир Фәнил улының сабыр акылына тормыш тәҗрибәсен кушып, дөнья йөген озак еллар уфтанмый тартуы сокландырды мине. Алтын сары чәчле бу ир кеше үзе дә алтын игенне, һәркөнне тансык кояшны хәтерләтә кебек. Тамырлары аның – тормыш тәҗрибәсе, әти-әни тәрбиясе, Җиргә мәхәббәте, хезмәт кешесенә карата хөрмәте!



Хуҗалык җитәкчесе Зәбир Гыйлемханов яшьләргә аеруча игътибарлы.



Механизатор Рафаэль Шәймөхәммәтов.



Бозау караучы Флорида Якупова.
Читайте нас: