Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 15:41

Иммунитеттан гына торамы?

“Иң мөһиме – иммунитет! Ул нормаль булса, кеше организмы бернинди чирләргә дә бирешми”, – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ләкин бу дөреслеккә туры киләме соң?

“Иң мөһиме – иммунитет! Ул нормаль булса, кеше организмы бернинди чирләргә дә бирешми”, – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ләкин бу дөреслеккә туры киләме соң?
Кеше организмы төрле чирләр тудыручы күп агентларга каршы торырга әзер. Төрле бактерияләргә, чирләр тудыручы гөмбәчекләргә һәм башка зарарлы микроорганизмнарга каршы торучы микрофаг күзәнәкләре сулыш юлларын саклауга беренче булып керешә керешүен. Ләкин, кызганычка каршы, ОРВИны барлыкка китерүчеләр алдында алар көчсез. Мәсәлән, парагрипп вирусы икенче тәүлектә якынча 90 процентка кадәр макрофагны (!) юкка чыгара. Шулай итеп, табигый саклау механизмы эшләми, эпителиаль күзәнәкләргә вирус үтеп керә. Ахырда сулыш юллары ялкынсына: томау, ютәл, тын кысылулар барлыкка килә.
Читайте нас: