Русиядә спиртлы эчемлекләргә тартылу бик күптән башланган һәм ул эпидемия масштабын ала бара дип исәпли табиблар. Хәтта милли иминлегебезгә куркыныч белән яный ул, чөнки алкогольле эчемлекләр җәмгыятебездә төрле чирләр таралу куркынычын арттыра, үлем очракларын күбәйтә, җинаятьчелекнең үсүенә китерә. Хатын-кыз алкоголизмы да кимүгә бармый, бу исә үз чиратында авыру балалар тууга сәбәп була. Алкоголизмны дәвалау җиңел түгел, шулай да бу мөмкин хәл. Иң мөһиме, дәвалаучы доктор үз эшенең остасы булсын да, эчкечелек сазлыгына батып баручы, проблеманы бар тирәнлегендә аңлап, бу упкыннан котылырга теләсен.
Доктор Рамил Эдуардович Шәмсиевның династиясендә 30дан артык табиб исәпләнә. Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң Рамил Эдуард улы психиатрия һәм наркология буенча клиник ординатурада укый, психотерапия буенча белгечлек ала. Бүгенге көндә ул кешеләргә алкогольгә, тәмәкегә, наркотикларга, комарлы уеннарга тартылудан, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга ярдәм итә. Аның белән әңгәмәбезнең эчкечелектән котылырга теләүче күпләргә ярдәме тияр дип ышанабыз.
– Рамил Эдуардович, эчкече-лектән дәвалану мөмкин хәлме?
– Әлбәттә. Бездә шулай ук тотлыгудан, энурездан, депрес-сиядән дәвалау да үткәрелә. Әйткәндәй, безнең клиникада берьюлы 12 төрле заманча дәвалау ысуллары кулланыла, аларның кайсыберләре үзем тарафыннан уйлап табылган. Дәвалау үткәрелгәннән соң авыруларда уңай динамика күзәтелүе безгә эшебезнең бик тә кирәкле булуын тагын бер кат дәлилли. Команди-ровкаларда да еш булабыз, эчкечелекнең зыяны турында лекцияләр үткәрәбез, матбугат чараларында һәм телевидение аша чыгыш ясыйбыз. Чөнки аек гаилә – җәмгыятебезнең тоткасы (
www.doctorshamsiev.com).
– Алкоголизмны саннарда тик-шереп үтик әле...
– Эчкечелеккә килгәндә, объ-ектив саннар турында сөйләү катлаулырак шул. Беренчедән, спиртлы эчемлекләр белән мавыкканнарның рәсми исәбе барлык илләрдә дә алып барылмый.
Икенчедән, хәтта исәп алып барылган безнең илдә дә, рәсми саннарның чынбарлыктагы картинаны ачып бирүе шикле: чөнки наркологик диспансерда исәптә торучылардан тыш, әлеге статистикага кермәгәннәр дә шактый.
Алкогольле эчемлекләр ачык сатуда булган җәмгыятьтә, эчүгә тартылу сәбәпле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны тотрыклы һәм 2 процент чамасы тәшкил итә.
Шулай ук “алкоголь белән проблемалары булган”, ләкин әлегә кадәр медицина ярдәме сорамаганнар исәбе дә тотрыклы, 10-15 процент чамасы. Әлеге күрсәткеч универсаль характерга ия һәм барлык илләр һәм җәмгыятьләр өчен дә дөрес дияргә мөмкин.
Әгәр әлеге процентларны Русиядә яшәүче кешеләр санына күчерсәк, түбәндәге картина хасил була: исәптә торучылар яки эчкегә тартылу сәбәпле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны – 2,8 миллион чамасы. Алкоголь белән проблемалары булган кешеләр санын күрсәтүче икенче сан, димәк, 14-21 миллион чамасы.
500 миллион халкы булган Европа Союзында әлеге күрсәткеч 10 миллион һәм 51-76 миллион кеше тәшкил итә.
–Русия иң күп хәмер эчүче ил дигән фикер белән килешәсезме?
– Һич тә алай димәс идем. Әлбәттә, алкоголь куллану буенча беренчелекне Европа илләре били. Ләкин анда яшәүчеләрнең дә хәмергә мөнәсәбәте төрле һәм һәр илнең үзенчәлегенә бәйле.
Бәйрәмнәр, тантана һәм таби-гатькә чыгулар күпләрдә еш кына алкогольле эчемлекләр белән күзаллана. Һәм бу аракы гына дигән сүз түгел, ә шәраб һәм сыра да булырга мөмкин. Ләкин, кызганычка каршы, берәү чамасын белеп кенә эчсә, кемдер төрле сәбәпләр аркасында, еш һәм күпме күләмдә эчүгә карап, эчкечегә әверелергә мөмкин. Мондый бәйлелек алкоголизм дип атала да инде.
– Ни өчен кемдер эчкечелек сазлыгына кереп бата, ә кемдер аңа бирешми? Әлеге халәт ни дәрәҗәдә куркыныч һәм әйләнә-тирәдәгеләргә нинди билгеләрне күз уңыннан ычкындырырга ярамый?
– Беләсезме, “бәйлелек” бәйле-леге инде булган кешегә генә янамый дияр идем. Эчкечелек авыру кешенең туганнары, гаиләсе өчен чын афәткә әверелә: барлык эчке органнар әкренләп сафтан чыга. Эчкече хис-тойгылар һәм физик яктан бәйлелеккә дучар була. Ул җәмгыятьтә “артык” җанга әверелә, ә аның бар уе – ничек тә күбрәк “чөмерү”. Кем гаепле дисезме? Бәлки, нәсел-дәнлек, тәрбия, дуслар, эш яки стресслардыр? Барсы да булырга мөмкин...
Алкоголизм – баш миен җимерүгә китерүче хроник, психик авыру, ул даими рәвештә спиртлы эчемлекләр куллануны аңлата. Кеше аның күләмен һәм куллану ешлыгын торган саен арттыра баруын сизми. Ул, әгәр үзенә кирәк кадәр спиртлы эчемлек кабул итмәсә, агрессив, контрольгә бирешмәүчәнгә әверелә. Бу – кешенең авыру билгесе. Аның якыннары һәм туганнары өчен бу – көндәлек авыр сынау. Эчкече үзенең эчке органнарында җитди тайпы-лышлар башлануын, якыннарының чарасызлыктан нишләргә белмә-вен аңламый, аның өчен болар “спирт томаны”нда уза... Моны җиңел генә аңлатырга мөмкин: этил спирты аркасында нерв импульслары начар эшли һәм эчкечегә әйләнә-тирәдә барган күп нәрсәләр әһәмиятен югалта.
– Нинди факторлар алкого-лизмга китерә?
–Минемчә, тормыш шартла-рының түбән булуы, социаль мәсьәләләр, нервларны бетерүче көчергәнешле эш, стресслар, гаиләдәге тавыш-гауга, шәхси һәм интим характердагы проблемалар – болар барсы да 1-2 рюмка ярдәмендә кешене аз гына “йомшарып” алырга чакырып, соңыннан куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган сәбәпләр.
Шул ук вакытта социаль яктан уңышсыз мохиттә барсы да эчәләр дигән сүз дә дөрес түгел. Ни өчен алкоголизм аерым кешеләргә генә кагыла? Психологлар берничә төп сәбәпне билгели:
Шактый зур күләмдә тикшерүләр һәм күзәтүләр үткәреп, галимнәр түбәндәге фикергә килгән: эчкечелек белән интегүче 75 процент кешенең спиртлы эчемлекләргә бәйлелеге нәселдән-леккә барып тоташа.
Стресслар, нерв киеренкелеге, гаиләдәге аңлашылмаучанлык, ышаныч булмау, үз көчеңә ышанмау һ.б. сәбәпләр гаять катлаулы, авыр психологик бәйле-леккә китерергә мөмкин.
Күпчелек бәйлелеге булганнар өчен эчкечелек – үзләренә игътибар җәлеп итү теләге. Биредә проблемалар балачактан ук озатып килергә мөмкин. Мәсәлән, әти-әниләрнең игътибары җитешмәү, көтелгән ярдәмне ала алмау һ.б. Моның өчен бер мисал китерү дә җитәр дип уйлыйм. Мәсәлән, кечкенә баланы алыйк. Әгәр игътибар итмәсәләр яки үзен тиргиләр икән, бала елап җибәрә, шулай ук “башым, эчем авырта” дип игътибар таләп итә. Шул чакта әти-әни аны көйли башлый, бала да тынычлана. Бала белән мөнәсәбәтләрдә бу уен форма-сында үтә, ә менә өлкәннәрнең манипуляциясе катлаулырак...
Башкаларның игътибарын үзлә-ренә тартырга тырышып, кайсыбер өлкәннәр " интегүче кеше маскасы”н кияләр. Әгәр бу алым бер тапкыр уңышлы үтсә, алар киләчәктә дә моны кулланачак. Алкоголь һәм тәмәке дә шулай ук. Алар, кешенең баш миенә һәм нерв импульсларына тәэсир итеп, көчле бәйлелек тудыра. Аның чираттагы порциясеннән тыелу түзәргә авыр булган физик авыртынулар китерә, кеше хәлне контрольдә тота алмый башлый.
Мондый очракларда алкоголизм психологик травмага дучар итә дияргә мөмкин. Ләкин бик азлар гына эчкечене әлеге хәлгә төшерүче сәбәпләр турында уйлана. Эчкечелек – ул аң дәрәҗәсендәге чир. Пациентны дәваларга телибез икән, без башта аның нилектән организм өчен хәвефле әлеге адымга баруын ачыкларга тиешбез.
Тагын бер күңелсез тема – хатын-кызлар эчкечелеге. Шуны әйтергә кирәк, нервлар какшау аркасында килеп туган эчкечелек хатын-кызларда дәвалауга авыр бирешә. Ни өчен дисезме? Чөнки нәфис затларның психикасы гаять хисчән, хәтта гадәти эмоциональ көчергәнеш тә аның тарафыннан авыр кабул ителә. Шуңа әгәр туганнары һәм якыннары тара-фыннан тулы аңлашу, ярдәм юк икән, аракының бердәнбер “сердәш”кә әверелү куркынычы бар.
Әйләнә-тирәдәгеләр өчен алкоголик кем? Ул – барсында да ачу килү, жәлләү, борчылу, гарьлек уятучы кеше. Социаль хезмәткәрләр күзәткәннән чыгып шуны әйтергә мөмкин: социаль тәэмин ителү дәрәҗәсе төшкән саен, алкогольгә бәйлелек дәрә-җәсе үсә икән. Бер сүз белән әйткәндә, уңышсыз мохит көндәлек авырлыкларны җиңәргә көче җитмәгәннәргә турыдан-туры тәэсир итә. Кеше проблемалар белән бер, ике, ун ел көрәшергә мөмкин. Ләкин ниндидер бер мизгелдә хис-тойгылар чүлмәге тулып таша һәм озайлы вакыт дәвамында җыелган бурычлар (ата-ана, бала, гаилә һ.б. алдындагы мәшәкатьләр) бер көн килеп күтәрә алмаслык “авыр йөк”кә, көчле стресска әверелә, менә шул чакта кемдер аннан арыну өчен рюмкага үрелә дә инде.
– Рамил Эдуардович, эчкечелек проблемасы белән очрашкан укучыларыбызга ниләр киңәш итәр идегез?
– Әгәр сез үзегездә яки якын кешегездә әлеге проблема барлы-гын күрәсез икән, тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез. Алкоголь бүген дөньяда иң хәвефле биш наркотик исемлегендә урын алган, аның корбаны булудан сакланыгыз. Барсы да гаиләдән тора: әгәр анда хөрмәт һәм татулык, бер-береңне кайгырту бар икән, эчкечелекне җиңәргә була дип уйлыйм.
Алкоголизм – баш миен җимерүгә китерүче хроник, психик авыру, ул даими рәвештә спиртлы эчемлекләр куллануны аңлата. Кеше аның күләмен һәм куллану ешлыгын торган саен арттыра баруын сизми дә. Ул, әгәр үзенә кирәк кадәр спиртлы эчемлек кабул итмәсә, агрессив, контрольгә бирешмәүчәнгә әверелә. Бу – кешенең авыру билгесе.
(Әңгәмәнең ахырын “Сихәт”нең киләсе санында укырсыз).