Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 16:15

Данир Сабиров гаилә учагын кавказларча сакларга өнди

Данир Сабиров "Саклыйк әле гаилә учагын" җырын тәкъдим иткәндә аз гына мораль укып алган.

Данир Сабиров "Саклыйк әле гаилә учагын" җырын тәкъдим иткәндә аз гына мораль укып алган.

"Кавказ якларында гаиләләр таркалу - сирәк күренеш. Чечняда балалар йортлары бөтенләй юк дип сөйләгәннәр иде. Аларда шулай: бала ятим кала икән, аны якын туганнары тәрбияли. Узган 18нче елда Россиядә 60 проценттан артык аерылышулар теркәлкән, бу бик кызганыч. Нинди генә авырлыклар булса да, гаиләләрне саклап калсак иде", - дигән ул Инстаграмында.

Укучыларның берсе гаилә таркалуның сәбәбе дип хатын кызларны атаган.

"Чечен хатын-кызлары ирләре сүзеннән чыкмыйлар, нинди аерылу булсын инде. Безнең татар хатыннары гына үзгәрде хәзер, күз ясап, тырнак ясап, Европа хатыннарыннан калышмыйлар. Бөтен эшләре салонга йөрү, фитнеска йөрү, бер-берсеннән күреп күзләре тона, мин, мин мин кем дия башлыйлар. Үзләре өч тиенлек булсалар да", - дип язган бер ханым.

"Анда хатын-кыз изелеп, кыйналып яши шул, апаем. Аллам сакласын алар тормышын күрергә. Анда бит хатын-кызны кешегә санамыйлар, сарыкка тиңлиләр", - дип каршы төшкән икенче бер ханым.

"Ясасыннар тырнагын да, керфеген дә, чәчен дә. Аерылышу хатыннан гына тормый бит ул. Әйбәт ирдән бер хатын да китми. Ябышып ята", - дип яклаганнар хатыннарны.

Җырның видеосын шушы сылтама буенча карарга була. https://youtu.be/a91NLcERqQI
Читайте нас: