Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 Май 2019, 00:03

“Безнең хезмәт – гомерләрне саклап калу”

Шулай диләр ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшерлары


Шулай диләр ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшерлары

Ашыгыч ярдәм фельдшерларының көндәлек хезмәте – сәламәтлекне генә түгел, ә гомерләрне саклап калу ул. Яшьме, картмы, әбиме, бәбибме, түрәме, эшсезме – берсе дә мөһим түгел, алар өчен тәү чиратта – кеше гомере. һәрхәлдә, шулай булырга тиеш. Диспетчер пультына хәбәр килү белән ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр юлга ашыга. Аларның хезмәте киңкырлы белемле булуны таләп итә. Ашыгыч ярдәм фельдшерына терапевт та, хирург та, педиатр да, гинеколог та һәм башка белгечләр дә булырга туры килә. Ул иң четерекле очракларда да югалып калмаска, җитез уйларга һәм дөрес карар кабул итәргә тиеш. Чөнки гомерләрне саклауны еш кына минут-секундлар хәл итә. Зур шәһәрләрдә без ашыгыч ярдәм машиналарының туктаусыз үтеп торуларына күнегеп беткәнбез, диярлек. Ә менә район җирләрендә бу уңайдан ни хәлләр бар дип кызыксындык Кырмыскалы районына командировкага баргач. Районның үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә бүген тәүлек әйләнәсенә эшләүче 5 бригада бар. Бу хакта безгә ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Айгөл Мәҗит кызы Рәхмәтуллина бәян итте. “Гадәттә, көненә уртача 8-9 чакырту була. Ял һәм бәйрәм көннәрендә 15кә дә җитәргә мөмкин”, – диде ул. Аннары җәйге вакытта ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгатьләр кискен арта икән. Моның сәбәбе шунда: Кырмыскалы районы башкалага якын, шуңа биредә күпләрнең дачалары урнашкан. Айгөл Мәҗит кызы башта участок фельдшеры булган, 2015 елдан ашыгыч ярдәм тармагына күчкән. “Ашыгыч ярдәмдә эш тыгызрак, – ди ул. –Район буйлап чыгып китәргә туры килә. Кайсыбер очракларда, мәсәлән, инсульт, инфарктлар булганда пациентларны Уфа дәваханәләренә алып китәбез. Бу вакытларда һәр минут кадерле. Башкалада вакытында югары сыйфатлы ярдәм күрсәтелеп, күп пациентларыбыз нормаль тормыш рәвешенә кайта. Безнең эшнең төп кыйммәте шундадыр”, – ди фельдшер ханым, оялчан гына елмаеп. Шул чакта аның күзләреннән, никадәр җаваплы һәм авыр булуга карамастан, эше белән горурлануын укырга мөмкин иде. Әлбәттә, эшне тоткарлаучы киртәләр дә юк түгел. “Кайсыберләр адресларын дөрес әйтми яисә авылларда адресны табуы кыен, эзләп йөреп вакыт үтә. Кайсыбер урамнарда яктылык юк, – ди Айгөл Рәхмәтуллина. – Кайчакта теге яки бу урамда медицина ярдәменә мохтаҗ кеше ята дип шалтыраталар, барасың – ул кеше урында булмый. Ялган шалтыратулар да очрый. Әнә шулар эшне тоткарлый. Ә бу вакытта безне чынлап та ярдәмгә кешенең көтүе бар”. “Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең эше аеруча җаваплы һәм мөһим, – диде Кырмыскалы үзәк дәваханәсенең баш табибы вазифасын вакытлыча башкаручы Салават Хәниф улы Камалетдинов. Әйткәндәй, без барганда аның бу вазифада икенче көн генә эшләве иде. Ул Нуриман районында туып-үсеп, Башкорт дәүләт медицина институтының “дәвалау эше” белгечлеген, ординатураның “эчке чирләр” кафедрасын тәмамлаган. Аннары Иглин район дәваханәсендә терапевттан башлап баш табиб вазифасына кадәр юл үткән. Мәскәү тарафларында да эшләп кайта. Медицина фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган табибы дигән мактаулы исемнәргә ия Салават Хәниф улы. “Иглин белән Кырмыскалы районнарының уртаклыгы күп, эш алымнары да охшаш, – ди ул. – Икесе дә Уфага якын урнашкан. Шуңа җәй көннәре районда халыкның саны 4-5 тапкырга арта. Кемдер – бакчасында эшләргә, кемдер табигать кочагында ял итәргә дип килә. Ә чакырту була калса, ашыгыч ярдәм район территориясендәге һәр кешене хезмәтләндерергә тиеш. Шуңа ашыгыч ярдәм фельдшерларының эше бермә-бер арта, – ди Салават Хәниф улы. – Бүген 3 бригада авыллар буйлап йөрсә, 2 бригада Кырмыскалыда эшли. Әлбәттә, бу гына аз, киләчәктә аларның санын арттыру җаен табарга иде”.

Читайте нас: