Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2019, 14:19

Елмаеп алыйк әле!!!

─ Ә шулай да интернет беркайчан да гәзитне алыштыра алмаячак. ─ Нишләп? ─ Ә син ноутбугың белән битеңне каплап йоклап кара!

- Ә шулай да интернет беркайчан да гәзитне алыштыра алмаячак.
─ Нишләп?
─ Ә син ноутбугың белән битеңне каплап йоклап кара!
Колхоз рәисе силос чокырына егылып төшә. Аны бер колхозчы тартып чыгара. Рәис:
─ Кара аны, минем монда егылып төшкәнне беркемгә дә әйтәсе булма.
Колхозчы:
─ Сез дә минем тартып чыгаруым турында кешегә сөйләмәгез инде.
Беренче очрашу. Гашыйк егет каушый-каушый гына сөйгәненә сорау бирә:
─Ә миңа кадәр синең малайларың булдымы?
─Юк, булмады. Ике кызым гына бар, алар авылда ─
әбиләре янында.
Чәчтарашта:
─ Иллә мәгәр башта инде үзегездә!
─ Бар инде бар, ике институт бетердем бит!
─ Миңа димәгәе, хет унны бетер, әмма башны айга бер мәртәбә булса да юарга кирәктер бит!
─ Доктор, миңа инде 80 яшь, ә үзем һаман кызлар артыннан чабам…
─Ник, бик шәп бит инде бу -!
─Бәлки шәптер дә, ләкин мин ни өчен чабуымны исемә төшерә алмыйм…
─ Узган ел Фатыйма апа туган көнемә 1000 мең сум акча җибәргән иде. Мин аңа: «Рәхмәтләремне белдерергә сүз таба алмыйм»,─ дип хат яздым. Һәм быел нәрсә булды дисең? Быел ул миңа 3 томлы аңлатмалы сүзлек җибәргән.
Бер хатын иренә:
-Яннарыннан үткәндә нигә миңа этләр өрә икән?-дип зарлана.
Ире:
-Этләр ят этләрне ерактан сизәләр, шуңа өрәләр,-дип җавап биргән ди.
Бер карт русча шәп белүе белән мактана икән.
-«Исполняющий обязанностей директора неполный средней школы»,дигәнне ничек тәрҗемә итәләр?-дип сораганнар.
-Бик җиңел ул. Тулыр-тулмас мәктәпнең булыр-булмас дирек-
торы,- дип, шартлатып җавап биргән тегесе.
Тренировка вакытында бер вертолет егылып төшә. Аны эзләү эшләре белән шөгылләнүчеләр автомобиль белән, кулына рогатка тоткан малай янына килеп туктый.
-Улым , -ди аңа офицер, -син вертолетның кая төшкәнен күрмәдеңме?
-Юк, -ди малай, куркып, рогаткасын кесәсенә яшерә, -мин каргаларга гына аткан идем.
Э.Ибраһимова җыйды.
Читайте нас: