Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2019, 13:17

Ямалмаган чокыр калмаячак

Кичә республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов барлыгы 445,8 мең юл чокырлары (шуларның 181,3 меңе – майда) ямалды дип хәбәр итте.

Кичә республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов барлыгы 445,8 мең юл чокырлары (шуларның 181,3 меңе – майда) ямалды дип хәбәр итте.
23,5 мең заявка, “Юл эксперты” кушымтасы тарафыннан кабул ителеп, башкарылган. Эш расланган график буенча бара. Ә менә Агыйдел һәм Нефтекама шәһәрләре юл чокырлары ремонты буенча планнарын үтәгән.
Торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасын башкаручы Михаил Киреев “Юл эксперты” кушымтасы мәгълүмат системасына ихаталардагы чокырлар хакында 8,2 мең заявка килгән, шуларның 2,8 меңе ямалган дип хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, эшләр 15 июньгә кадәр тәмамланачак.
Тимур Мөхәммәтҗанов әйтүе буенча, республика юлларының асфальт-бетон катламы ремонты 1 июньнән башланачак һәм 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Михаил Киреев әйтүенчә, газоннарда машина парковкалаучылар белән көрәш актив бара. 14 апрельдән 1,5 мең чикләүче баганалар, 4,5 мең погон метр чикләүче корылмалар урнаштырылган, 9 меңгә якын коймачыкларга ремонт ясалган. 125 машиналык парковка урыннары булдырылган.
Машиналар өчен парковка урыннары дигәннән. Уфа өчен 125 машиналык парковка урыннары бик аз түгелме соң ул? Бу закон миндә (хәер, миндә генә түгелдер инде) һаман ризасызлык уята. Әллә күпме каралмаган, чүп үләннәре үсеп утырган “газоннар” башкалада һәм башка шәһәрләрдә дә бар. Бәлки, алардан парковка ясау урынлы булыр?
Читайте нас: