Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 Май 2019, 22:55

Һәрвакыт хәтердә!

Тантаналы рәвештә кызыл галстук тагып өлгерсәк тә, чын мәгънәсендә пионер булырга өлгерми калдык без.

Тантаналы рәвештә кызыл галстук тагып өлгерсәк тә, чын мәгънәсендә пионер булырга өлгерми калдык без. Таркалды оешма. Әмма шулай да ел саен Пионерлар көнендә кызыл галстук тагып, уң кулымны маңгайга терисем килә. Идеологиясен сагынып түгел, ә герой-пионерларны искә алып. “Әзер бул!” - “Һәрвакыт әзер!” дип түгел, ә “Хәтереңдәме?” - “Һәрвакыт хәтердә!” дияр өчен. Ә сез кемнәрнең исемнәрен хәтерлисезме?


Валя Котик

Сугыш башланганда ул 6 сыйныфка гына күчкән булган. Оккупациядә калгач, корал җыю, гитлерчыларга карикатуралар ясау белән шөгыльләнгән. Соңрак аңа җитди эшләр куша башлаганнар: партизаннар белән бәйләнеш тоту, телефон чыбыкларын өзү... Моннан тыш, ул алты тимер юл эшелонын һәм бер склад шартлаткан. Изяслав шәһәре өчен барган сугышларда малай һәлак булган. 14 ел үткәч, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шулай ук аның Ленин һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары да бар.


Вилор Чекмак

15 яшьлек партизан малай үз гомере бәрабәренә Севастополь партизан отрядын коткарган. Ул дошман якынлашуын күреп, отрядны кисәтә һәм ялгызы атыша башлый. Патронннары беткәч, янына килеп җиткән фашистлар белән бергә үзен шартлата.


Леня Голиков

Новгород өлкәсендә туган. Дүртенче Ленинград партизан бригадасының 67нче отрядында разведчик булган. 27 операциядә катнашып, 78 немецны үтергән, 2 тимер юл, 12 күпер, 2 склад, корал төялгән 10 машина шартлаткан. Яшь герой 1943 елда һәлак булган.


Марат Казей

Сеңлесе белән партизан отрядына эләккәндә малайга 13 яшь була. Аларның әнисен яралы партизаннарны үзендә яшереп дәвалаганы өчен фашистлар асып үтерә. Партизан отряды камаудан чыкканда сеңлесе ике аягын да туңдыра. Икесен дә кисәләр һәм кызны эвакуациялиләр. Әмма Марат аның белән китәргә ризалашмый, отрядта кала. Батырлыклары өчен аны I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр. Соңгысы яралы килеш партизаннарны атакага күтәргән өчен тапшырыла. Яшь партизан фашистлар кулына эләкмәс өчен үз-үзен шартлата.
Читайте нас: