Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 Май 2019, 02:42

Әнвәр Нургалиев хатынына түзгәне өчен рәхмәт әйтә

Шушы көннәрдә татар һәм башкорт эстрадасының популяр җырчысы Әнвәр Нургалиев үзенең Инстаграмында тормыш иптәше Иринага рәхмәт сүзләре язган.

Шушы көннәрдә татар һәм башкорт эстрадасының популяр җырчысы Әнвәр Нургалиев үзенең Инстаграмында тормыш иптәше Иринага рәхмәт сүзләре язган.
“Иң зур байлык адәм баласында - гаилә, балалар! Яратып, сагынып көтеп торган кешен юк икән, бер эштә дә алга китеп булмый, мәгънәсе дә юктыр дөньяның. 1995 елның 16 маенда, язгы, кояшлы көнне язмыш мине 19 яшьлек матуркай белән очраштырды. Шуннан бирле Ирина җимешем белән без бергә! Тормышның барлык авырлыкларын, шатлыкларын бергә үттек. 90 нчы елларда, акчасызлык елларында җимешем миңа бик булышты. Мин – студент, ул сатучы иде. Биш ел очрашып йөрдек, шуннан соң гына өйләнештек. Улыбыз, кызыбыз туды”, - дип язган җырчы.
“Бәхет сере - тату гаилә, таза-сау, акыллы балалар. Рәхмәт сиңа җимешем! Булганың өчен, түзгәнең өчен”, - дигән ул.
Читайте нас: