Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 Май 2019, 17:54

“Мунча ташы” татар эстрада театры артисты Рөстәм Хәсәнов: “Урамда мине еш таныйлар”

Сәхнәдә күргән артистлар көндәлек тормышта нинди икән дип уйланган бар. Алар сәхнә образына хас сыйфатларга ияме? Яисә артистның образы ул ниндидер битлек кенә микән? Ә менә язмамның герое “Мунча ташы” татар эстрада театры артисты Рөстәм Рәдиф улы Хәсәновны шәхсән беләм. Һәм һич икеләнүләрсез аның тормышта да бик аралашучан, юмор хисе ташып торган кеше икәнен әйтә алам.

Сәхнәдә күргән артистлар көндәлек тормышта нинди икән дип уйланган бар. Алар сәхнә образына хас сыйфатларга ияме? Яисә артистның образы ул ниндидер битлек кенә микән?

Ә менә язмамның герое “Мунча ташы” татар эстрада театры артисты Рөстәм Рәдиф улы Хәсәновны шәхсән беләм. Һәм һич икеләнүләрсез аның тормышта да бик аралашучан, юмор хисе ташып торган кеше икәнен әйтә алам.

- Рөстәм, кыскача гына балачак һәм үсмер елларыңны сөйләп үт әле.

- Балачагым бик күңелле үтте. Әлбәттә, 9 яшьтә әтидән калгач кыен булды.ләкин дуслар, күршеләр, туганнар булды. Еш кына әни белән төрле концертларга, мәҗлесләргә, чараларга йөрергә туры килде. Мәдәнияткә тартылуым да бәлки шуннан киләдер. Әтиемә дә 9 яшькә кадәр биргән тәрбиясенә рәхмәтлемен. Мәктәп елларында КВНнарда катнаштым. Укытучыларга пародияләр ясый идем. Гомумән, мәктәп елларында нинди чаралар үтте – барысында да катнаша идем.

- Белүемчә, син БДАУда белем алгансың. Ә укып бетергәч язмышың сине “Мунча ташы”на алып килгән. Ничек килеп чыкты бу? Тарихын сөйлә әле, укучыларга кызык булыр дип уйлыйм.

- Мәктәпне тәмамлагач күпләр театральныйга барырга киңәш биргәннәр иде. Ләкин әнием, үзе дә мәдәният өлкәсендә хезмәт куйгач, бәлки, мине нәрсәдәнәдер сакларга дигән теләктән – бу фикер белән ризалашмады. “Улым, син чын ирләр һөнәренә ия булырга тиеш”, - дигән иде ул. Шулай итеп, мин БДАУның урманчылык факультетына укырга кердем. Ә күңелем белән ул вакыттагы Уфа дәүләт сервис институтының “Кунакханәләр, рестораннар эше, туризм” белгечлеге буенча укыйсым килгән иде.

- “Мунча Ташы”нда ничек эшләп киттең? Беренче номерыңны яхшы хәтерлисеңдер бит?

- БДАУны тәмамлагач, дипломны кулга бирмәделәр. Районга кайтып эшләргә кирәк иде. Кайттым. Эш булмады. Урман хуҗалыгы өлкәсендә болай да кыскартулар бара иде. Шулай итеп, мин авыл советында үз белгечлегемә якын вазифада бер ел эшләдем. Ләкин бу эш күңелемә якын булмады. Мин тынгысыз, тиктормас кеше. Бер урында утырып белешмәләр язу миңа ошамады. Ничектер шулай Түбән Кама шәһәренә туган тиешле 80 яшьлек бер әбинең юбилеена барырга туры килде. Түбән Кама миңа бик ошады. Зур гына бизнеслары булган туганнарыбыз да бар бу шәһәрдә. Мин дә үземне шунда сынап карарга булдым. Әмма сәүдәгәрлек эшендә артык сәләтем булмады. Алгысынган күңел һаман нидер эзләде кебек.

“Мунча ташы” татар эстрада театрының Түбән Камада икәнлеге исемә төште. Бу театр артисты Ульяна Никандрованы таптым. Ул театрның репетицияләренә килеп кара диде. Килдем. 3 көн аларны күзәттем. Аннары алар да мине тыңлап карадылар да: “Әйдә, яшьләр белән берәр номер ясап кара”, - диделәр. Шулай итеп, Әнфис (Әнфис Кәлимуллин) һәм Илгиз белән концерт ахырында бер миниатюра күрсәттек. Халык дәррәү кул чабып кабул итте моны. Миңа бик ошады һәм шул көннән алып минем иҗади тормышым башланды дисәм дә була.

- Сезнең театрның төп максаты нәрсәдә?

- Театрыбызның төп максаты – көндәлек тормыштагы хәлләрне тамашачыга юмор аркылы җиткерү. Көнүзәк мәсьәләләрне дә читләтеп узмыйбыз.

- Һәм алдагы сорау белән бәйле тагын шуны сорыйм – сезгә чыгышларның текстларын кем яза? Кем уйлап чыгара? Яисә үзегезме? Берәр кызыклы хәлгә тарысагыз, ишетсәгез, күрсәгез – аны шунда ук язып, теркәп куясызмы?

-Язып бирүчеләр юк дисәң дә була. Чөнки театрыбыз бик үзенчәлекле. Шуңа күрә үзебез күзәтәбез, үзебез уйлап чыгарабыз, үзебез язабыз. Төрле мәзәкләрне тулыландырабыз, номерлар уйлап чыгарабыз. Беренче елларда авыр булды, яшермим. Ничек, кайдан, нинди кызыклы хәлләрне күрсәтергә дип баш ватам идем. Хәзер инде, русча әйткәндә, “втянулся”, өйрәнеп киттем, аллага шөкер.

- Рөстәм, сине хәзер урамда таныйлардыр инде. Йолдыз чире булмадымы синдә? Селфи төшәргә сорамыйлармы? Сорасалар, баш тартмыйсыңдыр бит?

- Әйе, танучылар бар. Кайчак хәтта бармак белән дә төртеп күрсәтәләр. Кәеф булмаган чакларда нервыга да тия инде. Кайчакта күңелгә рәхәт булып куя. Селфи төшәргә дә сораганнары бар. Мине күргәч, я фотога төшкәч, кешенең йөзендә елмаю чаткысы күренә икән – мин каршы түгел, чын күңелдән сөенәм генә.

- Тырышып эшләгәндә бер эш тә җиңел түгел анысы. Ә менә “Мунча Ташы”нда эшләүнең иң авыры нәрсәдә?

- Театрда эш җиңел дип әйтә алмыйм. Чөнки елның 6 ае гастрольләрдә үтә. Бәйрәм, туган көннәр, туганнарны кунак итүләр онытылды дисәм дә була. Иң авыры – гастрольләрдә балалардан, гаиләдән аерылып тору. Калганнарына – ашарга пешерү, уңайсыз җирләрдә куну, юлдагы хәлләргә өйрәнеп беттек инде. Аннары без бит бер команда. Ә күмәкләшеп эш иткәндә проблемаларны хәл итү җиңелрәк. Коллективта төрле хәлләр була. Театрның эчке дөньясы да бар, анда да төрле хәлләр булгалый.

- Төбәгенә карап тамашачыларның аермасы бармы?

- Төрле төбәкләрдә чыгыш ясыйбыз. Тамашачылар да төрле. Түбән Камада, Яр Чаллыда аеруча җылы кабул итәләр. Уфада да шулай ук. Аннары күптән түгел генә беренче тапкыр чыккан район үзәкләрендә инде икешәр зал җыябыз. Бу куанычлы хәл, әлбәттә. Башкортстанда Татарстанга караганда күбрәк тә чыгыш ясый башладык. Ике-өч елга бер Себер якларына да чыккалыйбыз. Ләкин безне тотып торган тамашачылар - Башкортстан белән Татарстан кешеләре. Яшәсен алар!

- Син үзеңнең нинди сыйфатларыңны билгеләр идең?

- Кайбер чакта кызумын да кебек. Сабыр да була алам. Холкым йомшаграктыр да. Әти җитеп бетмәде бәләкәй чакта. Улларыма матурлыкны күрсәтәсем килә. Табигатьнең, кешеләрнең, дуслык төшенчәсенең матурлыгын һәм башка кешелек кыйммәтләрен аңлатып, төшендереп үстерәсем килә. Иҗат җене кагылган кешеләр тормышта һәрчак үзенчәлекле була инде ул. Тиктормас, тынгысыз җан дип беләм үземне. “Бер эләгә инде үзеңә!” – диючеләр дә бар хәтта.

- Банкетларда чыгыш ясыйсың дип беләм.

- Банкетлар белән дә 7 еллап шөгыльләнәбез. Әнфис һәм Илгиз белән бер команда булып йөрибез. Әнфис – алып баручы, мин юмор номерлары белән чыгыш ясыйм, җырлаштырам, Илгиз – диджей. Әткәндәй, башка еллар белән чагыштырганда, кешеләр зур мәҗлесләрдән читләшә башлады кебек. Ләкин җәй көне туйлар, юбилейлар, сабантуйларга безне чакырып торалар.

- Соңгы вакытта нәрсәләр белән мәшгульсең?

- Уфа янындагы бер поселокта йорт салу белән мәш киләм. Бүген менә төзелеп бетеп килгән өебездә кундым. Шулкадәр саф һава, кошлар да сайрый, үзе бер хозурлык, сөенеп туя алмыйм.

- Ашарга еш пешерәсеңме? Нәрсәләр яратасың?

- Хатын балалар белән авылда булганда ашарга пешерергә туры килә инде. Ходай Тәгалә йомыркадан аермасын (Көлә. – Авт.). Токмач, бәрәңге, консервлар булганда яшәргә була инде.

- Ябыклыгыңа бәйле еш шаярталармы? Үпкәләмисеңме?

-Шаярталар, әлбәттә. Соңгы вакытта ит кундырдым әле бераз, корсак та үстердем.

- Үпкәләмисеңме дигәннән. Сәхнә образыңны күп тамашачылар белә инде. Ә менә өйдә син нинди?

- Нинди икән мин? Җитди булырга да тырышам, малайлар юаш үсмәсен димен. Каеш тәрбиясе дә бар бит әле. Кайсыбер моментларны улларыма шаяру аша күрсәтеп аңлатырга тырышам. Төрле алымнар кулланам. Ә менә хатыным Айгөл мин малайларны тиргәгән чакта алар авыз чите белән елмая, минем усал булуга ышанмыйлар ди.

- Ара-тирә шигырьләр язгалыйсың дип тә ишеткәнем бар. Бу сәләтеңне кайчан тойдың? Аны тагы да үстерергә теләмисеңме?

- Айгөл белән танышып, олы мәхәббәт хисләре туу белән шигырьгә сәләтем уянгандыр. Соңгы елларда музыкага тартылам. Рус җырларын татарчага тәрҗемәләштереп һәм киресенчә. Пародия сыман җырларга тырышам. Илһам килгән моментларда җиңел генә килеп чыга ул. Ләкин илһам кайчак килми интектерә. Шагыйрь түгел мин. Ләкин шушы процесс миңа бик кызыклы. Иҗади дусларым да күбәйде. Алмаз һәм Айдар Юнысовлар белән даими аралашып торам, Ильяс Кинҗәгулов белән тыгыз элемтәдәмен. Пародия өлкәсендә дә дусларым күп. Иҗатташ дуслар белән бер-беребезгә ярдәмләшеп, ниндидер киңәшләр биреп яшәргә иде киләчәктә дә.

- Рөстәм, син концертларда еш кына хатын-кызлар образында чыгыш ясыйсың. Авыр биреләме бу?

- Хатын-кыз образында да, ир-ат образында да чыгыш ясау җиңел түгел. Ләкин кайсыбер күренешләрне күзәтеп, үзең аркылы үткәреп күрсәткән хәлдә бу бик авыр булмый. Кимчелекләрне юмор аша күрсәтеп, ул кире күренешләрне бетерергә иде дип тырышабыз.