Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май 2019, 18:25

Җирнең җилеген суырмыйк

Яки мул уңыш алыр өчен башта җирнең үзен тәрбияләргә кирәк

Һәрберебезгә мәгълүм, мул уңыш аласың килсә, җирнең уңдырышлылыгын арттырырга кирәк. Моңа чәчү җирләребезне тәрбияләп, тирес һәм ашламалар белән ашлау нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Ел саен безнең республика якынча 3 миллион тонна ашлык җыеп ала. Әгәр дә гектарның уртача куәтен тагын 10 процентка гына арттырсак та, бу өстәмә 300 мең тонна ашлык алачакбыз дигән сүз.


Русия буенча 2018 елда 117 миллион тонна ашлык җыелды. Димәк, уңышны 10 процентка арттыру өстәмә 11,7 миллион тонна ашлык дигән сүз. Ашламаларны тиешле микъдарда кертү уңышны – 50, хәтта 100 процентка да арттырырга мөмкин. Әмма аларны куллану, соңгы елларда кимегәннән-кими. Нәтиҗәдә, илнең күп төбәкләрендә гектарыннан 10-12 центнер ашлык алу гадәти күренешкә әйләнеп бара. Кайберәүләр, киресенчә, соңгы елларда ашлыкны җыеп алу арта бара, димәк, авыл хуҗалыгы үсеш кичерә дип, каршы төшәргә мөмкин. Мәсәлән, 2017 елда 134 миллион уңыш җыеп алдык. Санкцияләр авыл хуҗалыгы базарын да бераз “селкетә” башлады, хәзер үзебездә җитештерелгән азык-төлеккә ихтыяҗ зуррак. Әмма аны күбрәк һәм сыйфатлырак итү өчен, әлеге дә баягы яхшы, уңдырышлы җир кирәк. Җирнең җилеген суырып кына ерак китеп булмаячак. Җирне тәрбияләмәсәк, сыйфатлы орлык та, заманча технологияләр дә ярдәм итә алмаячак. Беренче чиратта җирнең үзен кайгыртырга кирәк. Моның өчен ашлау һәм аңа карата хуҗаларча мөнәсәбәт булу фарыз.

Әле илнең күп кенә төбәкләрендә язгы чәчү эшләре бара. Күбебезне киләчәк уңышның ничек булачагы кызыксындырадыр. Чөнки икмәк, азык-төлек бәяләренең үсүе безнең кесәгә суга. Мал-туар, кош-корт тоткан кешеләр өчен дә мул уңыш җыеп алынса, мал азыгына бәя артык үсмәс дигән ышаныч бар. Катнашазыкка бәяләр күтәрелсә, сөт белән иткә дә хакларның югары үрмәләячәге көн кебек ачык. “Бездә җир күп, икмәксез калмабыз әле” дигән караш – төптән ялгыш фикер. Русиядә җир күп, әлбәттә. Әмма чәчү җирләренең сыйфатын тикшерә башласаң, мул уңыш алулар озакка бармаячагын аңлыйсың. Безнең ил, чәчү җирләре мәйданы буенча, 116 миллион гектар дип исәпләнеп, дүртенче урынны алып тора. Кытайның – 119, АКШның – 132, Һиндстанның 137 миллион гектар чәчүлеге бар. Кызганычка каршы, ил буенча 21 миллион гектар чәчүлеккә ярарлык җир ташландык хәлдә. Аларның 10 миллион гектарын төрле вак агачлар һәм куаклыклар басып алган. Агач тамырларыннан арындырып, әйләнешкә кертер өчен куәтле техника һәм миллиардларча сум акча кирәк булачак. Ә 11 миллионын артык күп чыгымнарсыз чәчүлеккә әйләндерергә мөмкинлек бар, диләр белгечләр. Тик нигәдер аларны кулланышка кертергә ашкынып торучы юк. Дәүләт Думасының аграр комитеты 40 миллион гектар чәчүлек җире максатлы кулланылмый дип хәбәр итә. Исәп палатасы тагын да зуррак саннар күрсәтә. Алар исәпләвенчә, 52 миллион гектар чәчүлек тиешенчә файдаланылмый. Аграр комитет күрсәткән 40 миллион җирне генә файдаланганда да өстәмә 100 миллион тонна ашлык үстереп булыр иде. Өстәвенә, 60 миллион гектар чәчүлек җире эррозиягә дучар булган. Бу җирнең уңдырышлы катламы кимү дигән сүз.

– Уңдырышлы туфракның әчелеге соңгы 20 ел эчендә 30 проценттан 43 процентка арткан. 2020 елга кадәр максатлы программа кысаларында һәр елны 800 мең гектар җир әйләнешкә кайтарылырга тиеш. Әмма ул яртылаш та үтәлми. Мисал өчен, Кытай һәм Һиндстан ел саен 1,5 миллион гектар ташландык җирне әйләнешкә кертә, – дип чыгыш ясады аграр комитет рәисе, академик Владимир Кашин. Һәрбер бакчачы үз җирен ашлап, мул уңыш алырга тырыша. Тәрбияле җир яхшы уңыш белән җавап бирә. Ә ил күләмендә зур басуларны ашлау һәм уңдырышлылыгын арттыру өчен миллионнарча тонна минераль ашлама таләп ителә. Нигә соң алар кертелми, бездә минераль ашламалар җитештерелмиме дигән урынлы сорау туа. Һәрбер елны уңыш җыеп алудан соң җирнең ашы 19 миллион тоннага кими, ди агрономнар. Шушы югалтуларны каплау өчен төрле органик ашламаларны – тирес, тавык тизәге һәм минераль ашламаларны бергә кушып, нибары 8 миллион тонна кертәбез. Русия минераль ашламалар җитештерү буенча дөньяда иң алдынгылар рәтендә. Елына 23 миллион тонна минераль ашлама җитештерәбез. Шуның бары 3 миллион тоннасы гына басуларыбызга барып ирешә. Калган 20 миллионы чит илгә озатыла. Гектар башына исәпләсәң, АКШ белән чагыштырганда – 3, ә Европа илләре фермерларыннан 4 тапкырга азрак кулланабыз без аны.

Күрше Белоруссия дә 4 тапкырга күбрәк ашлый үз җирен. Органик ашлама, гади тирес күләме дә елдан-ел кимүгә табан бездә. Чөнки мөгезле эре терлек саны авылларда бармак белән генә санарлык. Авыл кешесе гасырлар дәвамында җирен тирес белән ашларга күнеккән. Бүген анысы да юк дәрәҗәсендә. Димәк, шәхси хуҗалыклардагы уңыш та мулдан булмаячак инде. Чөнки шәхси хуҗалыкта минераль ашлама куллану ят күренеш. Халык аны башлыча агу дип кабул итәргә күнеккән. Чамасын белеп кенә кулланганда аның файдасы барлыгын аңлар өчен күп еллар үтеп китәр әле. Яшьрәк бакчачылар аны аңлый һәм кулланырга тырыша, әлбәттә. Әмма бер килограмм минераль ашламаның бәясен күрсәң, алмас буласың. Гади тиреснең хакы да елдан-ел арта. Артмас иде, сатып йөрүчеләр аңлап тора, тирес тә дефицит товарга әйләнде. Мин үзем, Уфа янында үз йортым белән яшәгәч, бик яхшы күзаллыйм. Узган елда янган тиреснең бер капчыгын 70-80 сум белән сатып йөргән иделәр, ә быел 120-130 сум сорыйлар. Уңыш үстерәсең килсә, аласың инде, нишләмәк кирәк. Фермер һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына аеруча авырга туры килә. Аларга меңәр гектар җирне ашларга кирәк бит. Әлбәттә, бу проблемалар бер-ике ел эчендә генә барлыкка килмәде. Чирек гасыр элек үк Егор Гайдар “Авыл хуҗалыгы – караңгы чокыр, аңа күпме акча сарыф итсәң дә – файдасы юк. Көнбатыш илләрендә барсы да үсә, алар безне ач калдырмас әле, сатып алырбыз”, дигән иде. Шушы фикер күпләрнең аңында һаман да яши әле. Мисал өчен илнең авыл хуҗалыгы тармагына бүлгән финанс чыгымнарын китерергә була. Бүген ил бюджетының бары 1,1 проценты әлеге тармакка юнәлтелә. Европа илләрендә 40 процент тәшкил итә. Шуңа күрә алар кирәгенчә ашлама да кертә, мул уңышын да ала.


Русия минераль ашламалар җитештерү буенча дөньяда иң алдынгылар рәтендә. Елына 23 миллион тонна минераль ашлама җитештерәбез. Шуның бары 3 миллион тоннасы гына басуларыбызга барып ирешә. Калган 20 миллионы чит илгә озатыла.
– Авыл хуҗалыгы тармагы күпчелек ил халкы кебек үк кредит тоткынында. Хуҗалыклар 2,37 триллион сумлык кредитка баткан. Аның 350 миллиарды – күп еллар буена түләнмәгән бурыч. Ә дәүләт нибары 331 миллиард сумлык ярдәм күрсәтә. Бездә елдан-ел арта барган уңыш белән мактанырга яраталар. Әмма бу миллионнарның сыйфаты хакында ләм-мим. Русия ашлык сыйфатын тикшерү үзәге 2018 елда андый мактанчыкларны җиргә төшерде. Бак дисәң, икмәк пешерүгә яраклы 3 класс бодайның күләме елдан-ел кими бара икән. 1988 елда барлык җыеп алынган бодайның 80 проценты 3 класска караган. 2012 елда ул 48 процентка калган. 2017 ел уңышында ул бары 24 процент тәшкил иткән. Ел саен 4-5 класслы, “фураж бодае”ның күләме арта бара.

Илдә минераль ашламалар җитештереп валютага сатып ятучы монополистлар байлыклары буенча нефть һәм газ тармагын да куып җиткән. Ил басуларында минераль ашламалар җитешмәгәндә, хуҗалыкларның аны сатып алырга хәлләреннән килмәгән вакытта санаулы гына кешеләр миллиардларча керем ала. Язгы чәчү чоры җитә башладымы алар ашламага, ә нефтьчеләр ягулыкка хакны күтәрә башлый. Русия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев бу уңайдан махсус киңәшмә җыйды.

– “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын тормышка ашыру өчен ашлама җитештерүчеләр дә, авыл хуҗалыгы министрлыгы да килешеп эшләргә тиеш. Соңгы елларда минераль ашлама җитештерү 30 процентка артты. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы министры 1 гыйнвардан хакларның тагын 14 процентка артуын хәбәр итә. Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев хакларның 20 процентка артуын белдерә. Чит илгә сату хаклары күтәрелгәндә бездә дә хаклар күтәрелә. Бәяләр чит илгә саткандагы хакларга иярергә тиеш түгел. Андый хакка фермерлар да, хуҗалыклар да сатып ала алмаячак. Бу гомум уңыш күләменең кимүенә китерәчәк, – дип чыгыш ясады Дмитрий Медведев. Чынлап та, нефтьчеләр белән ягулык хакын беркадәр көйләүгә ирештеләр бит. Нигә ашлама монополистларына да шундый ук таләп куймаска. Мәсәлән, АКШ һәм Европаның күп кенә илләрендә ашлама җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы тармагы өчен оештырылган махсус фондка акча күчерәләр. Мисал өчен бездә автомобиль штрафларыннан җыелган акчаны юл төзү фондына күчерә башладылар бит. Нигә ашлама җитештерүчеләр үзләре генә баеп ятарга тиеш? Ни өчен шулай?

Рәдиф Фәтхи.
Читайте нас: