Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2019, 17:52

Элвин Грей Мәскәүгә күченеп китә

Элвин Грей Инстаграмында Мәскәүгә күченеп китәчәген язган."Берничә көннән миңа 30 тула, ә бу күп нәрсәләр турында уйлана торган вакыт. Үземнең планнарым белән уртаклашасым һәм нәтиҗәләр ясыйсым килә.

Элвин Грей Инстаграмында Мәскәүгә күченеп китәчәген язган.
"Берничә көннән миңа 30 тула, ә бу күп нәрсәләр турында уйлана торган вакыт. Үземнең планнарым белән уртаклашасым һәм нәтиҗәләр ясыйсым килә.
Милли сәхнәдә 14 ел - аз түгел. Күп әйбер эшләнде. Элвин Грей лейблы булдырылды, ул Казанда булачак һәм милли эстрадада яңа проектлырны, яңа артистларны тудырачак. Башкорт һәм татар эстрадасында планлаштырылган әйберләремне мин инде булдырдым. Әмма милли мәдәнияттә эшләнмәгән әйберләр бар. Милли өлкәдә эш дәвам итәчәк. Балалар милли җырларны башкара. Безнең телләребездәге җырлар федераль ФМ дулкыннарда яңгырый. Быйел лейбл сыйфатлы милли музыка җитештерә һәм сәхнәгә милли артистларны чыгара башлый.
2020 елда мин Мәскәүгә күченергә ниятлим, анда мин яңа өлкәдә эшләячәкмен. Продюсерлык һәм сольный контент белән шөгыльләнәчәкмен. 2014 елдан ук ике республиканың башкаласына гастрольләргә чыгып киткәндә бу 5 ел дәвам итәр дип уйламаган идем.
Юк, мин сәхнәдән китмим. Концертлар булачак, әмма башка төрле һәм башка масштабта. Бу хакта соңрак. Әлегә ике республика башкаласының юбилей концертларында очрашырбыз. 2019 елда Уфа һәм Казандагы ике сольный концерттан башкалары планлаштырылмаган".
Элвин Грейга уңышлар теләгәннәр.
Читайте нас: