Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2019, 16:56

Подъездлар ремонты контрольдә булырга тиеш

Республикада күп фатирлы йортларда подъездларны ремонтлау график буенча бара, ди БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Киреев Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә.

Республикада күп фатирлы йортларда подъездларны ремонтлау график буенча бара, ди БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Киреев Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә.
Тармак җитәкчесе әйтүенчә, 15 майга кадәр 1 123 подъезд ремонтларга планлаштыралар. Бу – барлык подъездлар санының 25 проценты дигән сүз. Барлык эшләрне 15 сентябрьгә кадәр төгәлләмәкчеләр. Эш барышын, эш сыйфатын чиновниклар гына түгел, шул йортларда яшәүчеләр үзләре дә контрольдә тотарга тиеш, ди министр.
Төбәк башлыгы Радий Хәбиров подъездларны ремонтлаганда беръюлы ишек алларын да төзекләндерергә кирәк дигән фикерне ассызыклады. Һәм ремонтка кагылышлы программаны шәхсән үзе инспекцияләргә ниятләве турында әйтте.
Радий Фәрит улы әйтүенчә, барлык муниципалитетлар да подъездлар ремонтлау эшләренә керешкән. Акчалар бүленгән, килешүләр төзелгән. “Җәй урталарында бу эшкә берникадәр нәтиҗә ясап алырга кирәк булыр. Җәмәгать контроле дә ремонт сыйфатын караса, тагын да яхшырак”, - диде ул.
Читайте нас: