Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 17:33

Үзегез бәя бирегез

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗановка юл чокырлары ремонты темасын янә исенә төшерде.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисеТимур Мөхәммәтҗановка юл чокырлары ремонты темасын янә исенә төшерде.
Бүген БР Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә “Дорожный эксперт» приложениесы темасы күтәрелде. Бу кушымта республиканың һәр кешесенә юллардагы чокырлар хакында тиз арада хәбәр итәргә мөмкинлек бирә.
Хәбиров кушымта эшен тәнкыйтьләүләрен әйтте. “Сезне җәмәгатьчелек тәнкыйтьли. Кушымта эшли дисез. Ә сез урамнан үтегез, фотога төшерегез һәм аның ничек эшләвен күрсәтегез”, - дип мөрәҗәгать итте Радий Фәрит улы Тимур Мөхәммәтҗановка.
Кушымта идеясе барыбер яхшы, диде төбәк җитәкчесе. Чөнки ул властьлар беркайчан да күрмәгән чокырларны ремонтларга мөмкинлек бирә. “Иң мөһиме – ирешелгәннәрдә тукталмаска, чөнки система безгә бик авыр бирелде”, - диде республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Р.Хәбиров.
Читайте нас: