Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 15:39

Тычкан бизгәге

Яз-җәй айлары – елның иң гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган мәлләре. Кешеләр ялан-кырларга чыгып ял итә, эшләр башкара. Ләкин нәкъ шушы чорда кешеләргә талпан энцефалитеты һәм геморрагик бизгәк дигән куркыныч авыру эләктерү яный да инде. Беренчесе – талпан энцефалитеты – турында без тәфсилләп гәзитнең үткән санында язган идек, бүген сүзебез – тычкан бизгәге, ягъни геморрагик бизгәк хакында.

Яз-җәй айлары – елның иң гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган мәлләре. Кешеләр ялан-кырларга чыгып ял итә, эшләр башкара. Ләкин нәкъ шушы чорда кешеләргә талпан энцефалитеты һәм геморрагик бизгәк дигән куркыныч авыру эләктерү яный да инде. Беренчесе – талпан энцефалитеты – турында без тәфсилләп гәзитнең үткән санында язган идек, бүген сүзебез – тычкан бизгәге, ягъни геморрагик бизгәк хакында.

“Роспотребнадзор” биргән мәгълүматларга караганда, Русиядә узган елның апрель-май айларында гына да 1,5 мең кеше бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән чирләгән булган. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 32 процентка күбрәк. Шуңа да табиблар халыкны быел аеруча сак булырга, искәртү чараларына игътибарлырак булырга өнди.

Илнең төрле төбәкләреннән алынган хәбәрләр шуны дәлилли: халык арасында тычкан бизгәге исемен алган бу авыру (чөнки аны кимерүчеләр тарата) елдан-ел күбрәк кешеләргә хәвеф белән яный.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк – ул, нигездә, кешенең бөерләренә зыян китерүче кискен инфекция. Статистика мәгълүмат-ларына күз салсак, барлык чирләүчеләрнең 7–10 проценты төрле катлауланулардан – бөер эшләмәүдән, кан савудан, үпкәләр ялкынсынудан һ.б.вафат була.

Геморрагик бизгәк – кан тамырлары эшчәнлегенә зур зыян китерүче чир. Шул сәбәпле бигрәк тә бөерләргә авырлык килә. Беренче тапкыр бу чир белән Русиядә медиклар 20 нче гасырның 30 нчы елларында очраша. Ул чакта тычкан чире, нигездә, Ерак Көнчыгышта очрый дигән фикер яши. Ләкин берничә дистә ел үтүгә, аның бар Русия киңлек-ләрендә очравын танырга туры килә. 2017 елда илдә барлыгы 8000нән артык кеше тычкан чиренә дучар булган.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк табигый-чыганак харак-терлы дип исәпләнә һәм әлеге категория чирләр буенча Русия җирлегендә беренче урынны алып тора, ди табиблар. Авыру иң еш очраган төбәкләр исәбенә Идел, Вятка һәм Идел буе төбәкләре керә. Дөньяга килгәндә, аның Скандинавия, Болгария, Чехия, Франция, Кореядә чагыштырмача еш очравы турында билгеле.

Чирне уятучылар – ханта-вируслар. Алар төрле темпера-турада яшәргә сәләтле булулары белән аерылып торалар. Әлеге вируслар барлык органнарга караганда да бөер, үпкә һәм лайлалы тышчаларны (бигрәк тә, күзләр) зарарларга сәләтлеләр.

Әлеге зур хәвеф тудыручы чирне күчереп йөртүчеләр, нигездә, кимерүчеләр – тычканнар һәм комаклар. Әйткәндәй, урамдагы һәм кыргый табигатьтәгеләре генә түгел, хәтта йортта асрала торган токымнар да, әгәр аларны инфекцияле талпан яки борчалар тешләсә, чирне эләктереп ала.

Әйткәндәй, кимерүчеләр вирус-ны йөртүчеләр генә, алар үзләре чирләми, башкаларны гына чирләүгә дучар итә. Алар вирус-ларны селәгәй, бәвел, тизәкләре белән тарата. Бизгәк һава юлы белән дә (чир уятучы кисәкчәләр эләгеп) йогарга мөмкин. Шулай ук тычканнар инфекциясен кал-дырган ризык һәм су да зарарлыга әверелә. Шулай ук тикшерелмәгән коедан да су эчәргә ашыкмагыз.

Геморрагик бизгәк белән табигатьтә еш булучылар, ешрак авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, урманчылар авырый. Ләкин җәен яланда эшләүчеләр, урманда шашлык пешереп сыйланырга яратучылар да эләктерергә мөмкин бу чирне. Ни өчен дигәндә, чирне уятучы вируслар үләндә, туфракта калучан. Шулай итеп, бакчада помидор һәм җиләк утыртуның да күңелсез нәтиҗәләргә китерүе мөмкин.

Табиблар фикеренчә, геморрагик лихорадка – авыр, хәтта үлем белән янаучы йогышлы авыру. Ул кешенең вак кан тамырларына, бөеренә, үпкәләренә һәм башка органнарына зур зыян китерергә сәләтле. Шуны да әйтергә кирәк, ул кешедән кешегә йокмый.

Шуңа да “Роспотребнадзор”ның БР буенча идарәсе белгечләре санитар хәвефсезлек хакында онытмаска, гигиена таләпләренә игътибар итәргә чакыра. Шулай ук тычканнарның фатир-йортларга үтеп кермәүләренә, зарарлануга юл куймауга юнәлдерелгән кайбер чараларны үтәргә кирәк.

Боларга түбәндәгеләр керә:

*беренче чиратта кимерүчеләр үтеп керү мөмкинлеге булган бина-бүлмәләрне даими дезинфек-цияләп тору;

*су һәм ризыкны тычканнар үтеп керә алмаслык ябык савытларда саклау;

*кимерүчеләр белән контакттан саклану мөһим;

*кулларны сабын белән юу.

Әлеге гади генә чараларны үтәү дә тычкан бизгәге белән авыру куркынычын күпкә киметә.

Организмга ничек эләгә?

Инфекция, нигездә, һава-тузан аша кеше организмына эләгә дидек. Юылмаган пычрак кул белән ризык ашау, тиредәге зарарланган урыннар, яралар аша яки калган азык-төлекне термик эшкәртми ашау сәбәпле, чир уятучы вируслар организмга үтеп керә.

Чирнең башлануы...

Авыруның беренче билгеләре 14–15 көннән соң гына билгеле була: тән температурасы кинәт 40 градуска күтәрелә, буыннар һәм мускуллар авырта, тән туңу, күңел болгану башлана. Вакытны озакка сузмыйча, тиз генә өйгә табиб чакыртырга кирәк.

Бу авыру вакытында еш кына кеше бик начар күрә башлый – аның күз алды томалана; башы авырта, теш казналары канавы, борыннан кан килү дә күзәтелергә мөмкин. Якынча 4 көннән соң бу билгеләр югала, ләкин авыру кеше сәламәтләнми, ә киресенчә, аның бөерләренең эшчәнлеге начарая башлый. Организмнан кайсыбер матдәләр бүленеп чыгу туктала. Нәтиҗәдә, күңел болгану, косу арта, кешенең буыннары авырта, ул нык хәлсезләнә. Тычкан бизгәгенең санап кителгән билгеләренә кайчак башлангыч стадиядә тәнгә вак бетчәләр чыгу өстәлә. Ул, нигездә, култык асларында һәм янбашларда була.

Бетчәләр, торган саен көчәя барырга мөмкин. Бөерләр шул дәрәҗәдә начар эшли башлый: авыру кеше хәтта күп итеп сыеклык эчсә дә, бәдрәфкә йөрми дип әйтерлек.

Шул ук вакытта авыруны даими эчәсе килү хисе борчый, ләкин моның белән дә проблема килеп туа: табигый юл белән чыгару мөмкин булмаган сыеклык организмда кала һәм нәтиҗәдә авыруның битләре, күз кабаклары, кул бармаклары шешенә.

Әйткәндәй, кайсыберәүләрне коры ютәл, борын тыгылу һәм начаррак күрә башлау борчый.

Әгәр вакытында табиб ярдәме күрсәтелмәсә, чирле хәтта вафат булырга да мөмкин.

Дәвалау

Тычкан чире белән авырган кешене дәвалау өчен хастаханәгә салу мөһим. Дәвалау бик авыр уза һәм ул бик озакка сузыла. Медикаментоз препаратлар белән дәвалау нәтиҗәсендә ике атна чамасы вакыттан соң гына пациентның хәле яхшыра төшә. Әкренләп кенә бөерләр нормаль режимда эшли башлый, бәвел бүленеп чыгу арта. Авыруның йокысы һәм аппетиты яхшыра.

Шулай да берникадәр вакыт авыз кибү, хәлсезлек һәм тән изелү күренешләре саклана әле. Дәвалау башланганнан соң 20–25 көн чамасы вакыт үткәч кенә бизгәкнең күңелсез күренешләре тәмамлана дияргә мөмкин.

Тычкан бизгәге вакытында төп таләпләрнең берсе – катгый диета. Авыру кешегә составында С һәм В витаминнары күп булган азык-төлек ашарга, шулай ук К витаминын һәм аскорбин кислотасын кабул итәргә тәкъдим ителә.

Игътибар!

Тычкан бизгәге вирусы югары температурага һәм ультра-шәмәхә нурларга чыдамсыз. Шуңа да җентекле эшкәртү үткәрү бүгенге көндә иң яхшы искәртү чарасы булып исәпләнә.

Тычкан авыруын йоктырмас өчен табигатькә чыкканда бик игътибарлы булырга кирәк. Өегездә, йорт-җирләрегездә тычканнар үрчүгә юл куймагыз! Алардан саклану өчен махсус матдәләр кулланыгыз! Озак хуҗасыз торган өйләрне, каралты-кураларны җыештырганда резина перчаткалар, маскалар кияргә онытмагыз! Подвалларда озак сакланган азык-төлекне югары температураларда эшкәртегез!

Онытмагыз, әлеге авыруга каршы махсус искәртү чаралары, ягъни вакцина юк дип кисәтә белгечләр. Димәк, барсы да үзебезнең сакчыллыктан тора!

Авыруны булдырмау өчен беренче чиратта, кимерүчеләргә каршы көрәшергә кирәк. Моның өчен елына ике тапкыр агулау үткәрү (дератизация), урын-җирлекне һәм йорт яннарын даими чисталыкта тоту кирәк.

Онытмыйк! Чүп-чарлар, калдык-постыкларның күплеге кимерүче-ләр өчен менә дигән үрчү урыны.

Тычкан чиренә юлыкмас өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:


*азык-төлекне тыгыз ябыла торган савытларда сакларга, калган ризыкларны тик кайнар ысуллар белән эшкәртергә;


*ачык чыганаклардагы суны кулланмаска, табигатькә чык-канда ашау-эчү өчен суны йортыгыздан алып барыгыз;


*юылмаган кул белән ризык капмаска, тәмәкене кулга алмаска;


*ялга барыр алдыннан барасы җирлекләрнең эшкәртелгәнме-юкмы икәнлеге хакында белешергә.


Гөлара Арсланова.
Читайте нас: