Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 14:20

Тарихны күчереп язмыйк

Европаны фашизмнан азат иткән Совет солдатының батырлыгы үлемсез

Европаны фашизмнан азат иткән Совет солдатының батырлыгы үлемсез

Җиңү көне – безнең өчен иң кадерле, иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Инде җитмеш дүрт ел үтсә дә, аның әһәмияте һич кимемәде. Артык кыйммәткә төште шул безгә ул Җиңүнең бәясе.

Ил, җир яралары төзәлсә дә, йөрәктәгеләре һаман сыкрый. Сугыш михнәтен кичкәннәрдә, сабый килеш ятим калганнарда, тол хатыннарда, хәтта сугыш ветераннарының оныкларында да бар ул яралар. Хәтер дигән бөек нәрсә оныттырмый аны.

Һәм инде бүген килеп Бөек җиңүнең әһәмиятен кемнәрдер кечерәйтеп, хәтта юкка чыгарырга тырышып йөри икән, без моны кимсетү, азатлык өчен башын салганнарның рухына хыянәт итү дип кабул итәбез. Кызганыч. Акылга сыймаслык хәл. Әмма бүген дөньяда үзләрен фашизм коллы-гыннан азат иткән совет солдаты батырлыгын инкарь итәргә маташучылар саны артканнан-арта. Алар Бөек Җиңү бәйрәмен “Коммунизм шәүләсе” дип атый. Юк, бу ил вәкилләре тарихны белмәүче надан кешеләр түгел. Белә торып ялган уйдырма тарата алар. Тарихны яңадан язып, киләсе буын бу җиңүне кем алып килгәнен белмәсен өчен тырышалар. Бу очракта ярый әле тарихи чыганаклар, документаль фильмнар һәм архив материаллары бар дип куанырга кала.

Күптән түгел Дәүләт архивы немец нацистларының моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә күрсәтел-мәгән сугыш елларындагы вәхшилеген фаш иткән документ-ларны һәм фотоларны күрсәтте. Бүген аларны теләгән һәр кешенең, ачык чыганаклардан карау мөмкинлеге бар. Әмма өлкән яшьтәге әби-бабайлардан алып хатын-кызлар һәм кечкенә балаларга кадәр җәзалауларны тасвирлаган фотосурәтләрне психикасы бик тотрыклы кеше генә карап чыга аладыр. Фашистларның явызлыгын тарихи материаллар аша күрсәткән “түгәрәк өстәл” артындагы очрашуда Русиянең тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин түбәндәгеләрне бәян итте:

– Бүген заманында фашист ярдәмчеләре булып йөрүчеләрне герой итеп күрсәтү башка сыймаслык хәл. Мондый караш һәм тарихны бозып күрсәтергә тырышуның фашизмның яңадан баш күтәрүенә китерәчәген бөтенләй аңламыйлар кебек.

Хәтта кайвакыт Кызыл Армиянең Көнчыгыш Европа илләрен азат итәргә килүен Гитлер гаскәрләренең басып керүе белән тиңлиләр. Әмма бу тарихны белмәү, томаналык һәм үзгәртеп күрсәтергә теләү генә түгел, ә ачыктан-ачык алдашу, көчләп ялган фикер тарату булып тора. Архив материаллары дөрес тарихны ачып сала. Мәсәлән, Германия вермахтының 1941 елның 6 июлендә дөнья күргән приказында мондый юллар бар: “Большевизм белән көрәшкәндә бернинди халыкара кануннарга игътибар итмәскә, гуманизм дигән төшенчәне онытырга”, –дип язылган. Ә Советлар Союзы Башкомандующиеның 1945 елның 19 гыйнварындагы приказында “Германия гражданнарына карата бернинди көч кулланмаска, гади халыкны җәберләүчеләр үлем җәзасына тарттырылачак”,– дигән сүзләр бар.

Шулай булгач, фашист солдаты белән Совет армиясе хәрбиен чагыштырып буламы соң? Шушы ике документтан да кемнең золым һәм кайгы, ә кемнең бәхет һәм шатлык алып килгәнлеге ачык күренеп тора.

Дәүләт архивының фәнни җитәкчесе Сергей Мироненко сугыш елларында махсус төзелгән, фашист илбасарларының явызлык-ларын тасвирлаган Гадәттән тыш комиссиянең эшчәнлеге белән таныштырды. Комиссия 250 мең шаһитның сүзләрен хокук документы буларак җыеп, аларны 56 мең актта теркәп калдырган. Шушы кадәр документлар, меңләгән фотолар була торып та, Европа илләре тарихи чыганак-ларны күрмәмешкә салыша.

Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа илләренең сәясәтенең елдан-ел безгә каршы була баруына да күнегеп барабыз шикелле. Ә менә бердәм Совет халкы булып Бөек Ватан сугышында кешелек дөньясының иң явыз дошманы –Гитлерчы Германияне җиңүчеләр беркайчан да онытылмас кебек иде. Үзгәртеп кору башлангач иңгә-иң көрәшкән Союздаш республикаларда да кайберәүләр Бөек Җиңүнең дәрәҗәсенә шик тудырырга маташтылар, аның тарихи әһәмиятен йомып калдырырга, һич югында бозып күрсәтергә теләделәр. Кайбер тугандаш дип йөрткән респуб-ликалар җирендә, бигрәк тә Балтыйк буе илләрендә, СССРга гына түгел, бәлки бик күп Европа илләренә азатлык алып килгән батыр Совет солдатларына яла ягарга тырыштылар. Бу йогышлы чир соңгы елларда Украина дәүләте сәясәтендә дә зур урын ала. Фашист ялчылары булып йөргән полицайлар бүген килеп Украина дәүләтенең милли геройларына әйләнеп бетеп бара.

Бөек Җиңү көнен билгеләгәндә сугыш вакытында йөз меңләгән кешесен югалткан Киев уртасында фашист ярдәмчеләренең парад үткәреп йөрүләренә рөхсәт бирелә. Алай гына да түгел, Украина җитәкчелеге моны хуплый, аларга дәүләт бүләкләре өләшә. Янәсе алар фашист илбасарларына ярдәм итмәгән, ә Украинаны большевизм коллыгыннан азат итү өчен көрәшкән. Алай гына да түгел, дистәләрчә миллион һәм гаепсез халыкларны җәзалаган, концен-трацион лагерьларда яндырган һәм үзләреннән соң меңнәрчә җимерек шәһәрләр һәм авыллар калдырган гитлерчылар һәм эсэсовчылар каберләренә чәчәкләр салалар, алар хөрмәтенә мемориаль такталар ачалар. Боларны миллионнарча сугыш корбаннарының якты истәлеген мәсхәрә итү дип кенә бәяләргә була.

Әмма Бөек Җиңүнең әһәмиятен бернәрсә дә төшерә алмаячак. Бүген безнең сугыш һәм тыл ветераннары шушы каһарман бәйрәмне илебезнең барлык милләтләре хезмәт ияләрен белән бергә киң билгелиләр, тантаналы шартларда бәйрәм итәләр, очрашуларда үз гомерләрен аямыйча фронтларда һәм тылда зур батырлыклар күрсәткән танышлары һәм якыннары турында иң кадерле истәлекләрен уртаклашалар.

Сугышның беренче көннәреннән үк Башкортстанның йөзләрчә мең каһарман уллары һәм кызлары дошманга җимергеч һөҗүм ясау өчен кулларына корал алдылар. Аларның батырлыклары турында бик күп китаплар язылган, әдәби әсәрләр иҗат ителгән, героик җырлар чыгарылган. Соңгы елларда каһарман яугирләребезнең батыр-лыгын тасвирлаган заманча кинолар да төшерелә башлады. Әгәр дә яшьләребез ата-бабалары яулаган җиңү тарихын онытмасыннар дисәк, яугирләре-безнең батырлыгын кабат-кабат язып торыйк. Даими яктыртып, яшь буынга җиткереп килгәндә генә чын тарихны саклап калып булачак. Онытырга хакыбыз да юк.

Һәйкәл белән көрәшү батырлыкмы?

Шушы көннәрдә Берлин шәһәрендә урнашкан “Ватан-Ана” һәйкәлен машина мае белән пычратулары хакында хәбәр күпләрне тетрәндергәндер. Үткән-нәрне хәтерләми торып, якты киләчәк төзеп булмый. Һәйкәлләр нәкъ шуның өчен –хәтерне яңартып торыр өчен кирәк. Тик алар кайберәүләрнең саруын кайната, аларга чын тарих кирәк түгел. Шуңа күрә коточкыч сугышны һәм безнең солдатларның батырлыгын данлаган һәйкәлләрне юк итәргә тырышалар. Элеккеге Варшава договоры илләрендә, Советлар союзына кергән кайбер союздаш республикаларда аларның саны елдан-ел кимүгә таба. Җиңү көнен билгеләгән көннәрдә һәйкәлләр буенча тарихи чыганак-ларга күз салдым. Архив материалларында мондый саннар китерелә: Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң Җир шары буенча 4 мең һәйкәл урнаштырыла. Әмма аларның саны төрле илдә төрлечә һәм аларга карата караш та күпкә аерыла.

Мәсәлән, Венгриядә 1 меңнән артык һәйкәл урнаштырыла, Чехославакиядә – 68, Болгариядә – 56, Польшада 47 булган. Бүген инде алар бармак белән генә санарлык калып бара. Кайберәү-ләрендәге язуларны алмаштыру буенча да бәхәсләр куера. Мисал өчен, Венгриядә һәйкәлдә язылган “Советским воинам – освободителям” дигән сүзләрне “В память о советских солдатах, погибших в борьбе с фашизмом” дип үзгәртәләр. Совет армиясе аларның илен фашизмнан азат итте дигән фикер белән килешмиләр. Әгәр дә Совет Армиясе, Гитлер гаскәрләрен безең илдән куып чыгару белән чикләнеп, сугыштан чыкса, кем азат итәр иде икән соң аларны? Ник ошамый аларга бу сүз?

Һәйкәлләрне җимерү очраклары ешайгач Русия җитәкчелеге Венгрия, Латвия, Польша, Румыния, Словакия, Словения, Чехия дәүләтләре белән һәйкәлләрне саклау һәм тәртиптә тоту буенча ике яклы килешүләр төзи. Бүгенгесе көнгә кадәр Литва, Эстония һәм Болгария мондый килешү төзүдән баш тартып килә. Аның каравы, Австриянең башкаласы Вена шәһәрендә куелган 12 метр биеклектәге Совет солдаты һәйкәле һәрчак чәчкәдә. Австирядә, немец теле дәүләт теле булса да, һәйкәлдә “Вечная слава героям Красной армии, павшим в боях с немецко-фашистскими захватчиками за свободу и независимость народов Европы” дип язылган.

Алар Совет солдатының барлык Европа илләрен азат итүе хакында, уңга да сулга да карамый тарихи дөреслекне хуплый. Башкалар үзләрен азат итүче миллионлаган Совет солдатының батырларча яу кырында башларын салуын яшерергә тырыша.

Акны кара итеп күрсәтүчеләр, тарихны үзгәртү яхшылыкка илтмәячәген аңламаучылар саны кайчан кимер? Яу кырыннан кайта алмаучыларның балалары һәм оныклары өчен бу кимсетү һәм мәңге төзәлмәс яра.

Шуларның нәтиҗәсендә аңнары томаланган тоташ бер яшь буын үсеп килә.


Рәдиф Фәтхи.


Читайте нас: