Уфада яшәүче каһарман ветеран Миңнетдин Кәримов үзенең 100нче язын каршылады.
Ни аяныч, еллар үткән саен сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканнар да арабыздан китә. Бүгенге көндә Русиядә Бөек Ватан сугышында катнашучы 74 мең ветеран яши. Ил Президенты Владимир Путин карары нигезендә сугыш ветераннары, Җиңү бәйрәме уңаеннан, быел 10 мең сум өстәмә түләү алачак. Әлеге документтан күренүенчә, 2019 елдан Русия Федерациясендә яшәүчеләрдән тыш Латвия, Литва һәм Эстониядә яшәүче сугыш ветераннарына да әлеге түләү каралган. Пенсия фондының бүлекчәсе Башкортстан җитәкчесе Фоат Хантимеров белдерүенчә, безнең республикада 1293 сугыш ветераны әлеге исемлеккә кергән.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгын 176 ветераныбыз үзенең йөз яшен тутырып каршылый. Шуларның 39ы Уфа шәһәрендә яши. Бүгенге героебыз Миңнетдин Габдулла улы Кәримов та агымдагы елның 15 гыйнварында үзенең 100 яшен билгеләгән. Миякә районының Җилдәр авылында туган ветеранга сугышның башыннан азагына кадәр яу кырларын үтеп, ике тапкыр каты яраланса да, исән-сау туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп була. Бүгенге көндә ул Уфада кызы Роза Хөрмәтуллина гаиләсендә яши. “Сугыш яланнары әле булса күз алдында тора” дип, хатирәләре белән уртаклаша хөрмәтле яугиребез.
– Авылда мәктәпне тәмамлау белән 1940 елны армия хезмәтенә чакырылдым. Безне Пермь шәһәре янында урнашкан 385нче укчылар хәрби әзерлек полкында төрле коралларда ату тәртибенә өйрәтә башладылар. Сугыш башланырга бер көн кала Көнбатыш Белоруссиягә хәрби күнегүләр үтәргә алып килделәр. Ил җитәкчесе Иосиф Сталин “сугыш булмаячак” дип тынычландырырга тырышса да, гади халык та, хәрбиләр дә сугыш булачагын сизенәләр иде. Хәрби күнегүләргә килгәч мине укчылар бүлекчәсе командиры итеп билгеләделәр. Икенче көнне үк сугышка керергә туры килде. Сугышның беренче көннәрендә күп гаскәрләрнең чигенә барулары инде беркемгә дә сер түгел. Сугышта иң авыры –сугышчан дустыңны, иптәшеңне мәңгелеккә югалту. Мин дә беренче көн азагына ук урман эчендә барган атыш барышында яраландым. Ай дәвамында, аягымдагы ярамны дәвалагач, яңадан сугыш утына кердем. Тик бу яралардан соң мин инде күпкә олыгайган кебек фикер йөртә башладым. Малайлык, башкисәрлек бик тиз җилгә очты яу кырында. 1942 елның декабрендә бер авылны фашистлардан азат иткәндә икенчегә яраландым. Пуля йөрәктән ерак түгел генә күкрәкне ашадан-аша тишеп үткән иде. Яралар төзәлгәч, өч ел буена 830нчы махсус зенитчылар полкында хезмәт иттем. Зенитчы ул көнен дә, төнен дә дошман авиациясе һөҗүме астында. Я безне алар, я без – аларны. Һәрбер һөҗүм саен һәлак булучы иптәшләр белән җир өсте тула.
Махсус зенит полкы буларак аерым, үтә җаваплы боерыкларны үтәргә туры килә иде. 1942 елның көзендә безнең зенит-пулемет ротасы санитар поездны саклап йөри башлады. Үзебезнең якка яралыларны алып китәбез, кире килгәндә корал һәм башка кирәк-ярак ташыйбыз. Бер станциягә килеп туктагач, безне махсус вагоннар тагылган эшелон белән Мәскәүгә җибәрәчәкләре хакында белдерделәр. Соңрак без Константин Рокоссовскийны штабы белән Сталин янына киңәшмәгә алып барачагыбызны белдек. Эшелон беркайда да туктамыйча Мәскәүгә ашыга. Төнге караңгылыкны ярып, дошман самолетларының тавышы ишетелү белән зенит-пулеметларында урыннарыбызны алдык. Без расчетта дүртәү. Паровозның кара төтене таралуга, безгә һөҗүм итәргә әзерләнгән самолетны шәйләп алдым һәм ут ачтым. Минем пулялар самолет фюзеляжына тия башлау белән фашист очучысы очкычын читкә тайпылдырырга мәҗбүр булды. Шулай да ул үлемечле бомбаларын ташлап өлгерде. Безнең ут астында самолетын читкә алырга мәҗбүр булуы нәтиҗәсендә бомбалар эшелоннан читтәрәк төшеп шартладылар. Төшеп карасак, тимер юл читендә сигез зур чокыр барлыкка килгән. Шулай итеп, без Рокоссовскийны саклап алып калдык дияргә була. Булачак маршал, ул вакытта армия генералы Рокоссовский үзе килеп һәрберебезгә батырлык һәм яхшы хезмәт өчен рәхмәт белдерде. Җиңү таңын Кенигсберг шәһәрендә каршы алдым. Сугыш тәмамлангач та, әле 1946 елның июнь аена кадәр, Үзбәкстанның Андижан шәһәрендә, 238нче авторемонт бүлекчәсендә трофейга алынган техниканы төзекләндерү эшләре алып барырга туры килде. 1946 елны хәрби хезмәттән киткәч, шунда ук мәктәптә балаларга урыс теле укыттым.
1949 елда китапханәдә эшләүче якташ, Дүртөйле кызы Флүрә белән танышып өйләнешергә булдык. 1950 елда туган авылым Җилдәргә кайттык. Сугыштан соңгы елларда авылдагы тормышның авырлыгын үзләре шуларны кичергән кешеләр генә белә. Бер ел авылда яшәгәннән соң Уфа шәһәренең Дим районына күчеп килеп, анда тормыш кора башладык, – дип искә ала хөрмәтле Миңнетдин ага.
Сугыш яланнарында чыныгу алган Миңнетдин Кәримов тыныч тормышта да сынатмый, күп эшләр башкара. Ул елларда Дим бистәсендә төзелә башлаган янгын сүндерү частен төзүдә катнаша. Соңыннан хаклы ялга чыкканга кадәр, шунда ук инспектор булып хезмәт итә. Шушы еллар эчендә ике кыз һәм бер ул үстерәләр. Янгын сүндерү хезмәтеннән хаклы ялга киткәннән соң да тыныч кына ял итми әле ветеран. Махсус элемтә (спецсвязь) оешмасында фельдъегер хезмәтен үти. Шуңа күрә дә Җиңү бәйрәмен һәм туган көннәрен билгеләгәндә аны ветераннар советы да, янгын сүнедерүчеләр дә, махсус элемтә хезмәте җитәкчеләре дә котларга ашыга. Кайда да намуслы, фидакарь хезмәт күрсәткәне өчен олылыйлар һәм ихтирам итәләр. 2019 елның 15 гыйнварында, Миңнетдин Габдулла улына 100 яшь тулган көнне, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин фатирына килеп бүләкләр һәм Владимир Путинның котлау хатын тапшырган. Бәйрәм алды көннәрендә, без очрашып сөйләшкән арада да хөрмәтле ветеранның йортыннан котлаучылар өзелмәде. Яугирнең күкрәген бик күп орден һәм медальләре бизи.
Озак яшәүнең сере нәрсәдә дигән сорауга яугир болай җавап бирде:
–Мин тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем. Сәламәтлек өчен иң зур дарудыр. Тагын бер сере бар –яраткан кызым Роза янымда булу. Һөнәре буенча эшләп йөрүче дә, шәхси табибым да бит ул минем,– ди абзый.
Миңнетдин Габдулла улы – балалары, оныклары, инде оныклары балаларының иң яраткан кешесе һәм горурлыгы.
Башкортстан һәм Русия өчен горурлык булып торган яугирләребезнең һәммәсен дә Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз. Алдагы тормышларыбыз исәнлектә-саулыкта, имин үтсен.
Минем һәм кыз туганнарымның балачагы бик авыр булды. Без гаиләдә 10 бала идек. Мин икенчесе булып туганмын. Туганнарым авыр тормыш шартлары һәм төрле чирләрдән гүр ияләре була бардылар. Өлкән бала буларак, кулдан килгәнчә йорт-курада ярдәм итәргә туры килде. Әтием Габдулла дуңгыз фермасында да эшләде, колхоз рәисе булып та хезмәт салды. Әнием Рабига уңган һәм бик тырыш кеше буларак хәтеремдә саклана. Без йокыдан уянганчы, сыерны савып, мал-туарны көтүгә куып, икешәр чиләк җир җиләге җыярга да өлгерә иде ул.
Мин үземне ике тапкыр туган кеше дип әйтер идем. Беренче тапкыр 1919 елның 15 гыйнварында. Икенчесе –5 яшь чагында. Без кыз туганым белән елга буендагы таудан чанада шуарга йөри идек. Шул ук елгада бәке тишеп, өлкән апалар кер чайкыйлар. Тау башына менеп җитүгә авылның бер абзые чанам белән мине этеп җибәрде дә мин туп-туры кер чайкап торучы апага килеп бәрелдем. Аны егып аударып бәкегә төшеп киткәнмен. Кер чайкаучы апа, каушап калмый, бәкегә үрелеп мине тартып чыгара. Бәке читенә агач казык кагылган булган, бишмәтемнең бер чите шунда эләгеп калуы да мине бөтенләй боз астына агып китүдән саклап алып калган.
Миңнетдин абзыйны 100 яше белән котларга Уфа мэры Өлфәт Мостафин килгән.