Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 02:17

Русиялеләрдә батырлык сәләте каян килә?

“Бүгенге русиялеләрдә кайчандыр Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабаларыннан күчкән батырлык сәләтләре бар”, - диде Владимир Путин “Россия 1” телевизион каналындагы “Москва. Кремль. Путин” тапшыруында.

Бу сүзләрне дәүләт башлыгы “Үлемсез полк” акциясенә карата әйтте. “Әмма портрет белән үтү нәрсә ул? Ул үзең өчен синдә ата-бабаларыңның каны акканын; картәтиләр, әтиләр, картәниләр, әниләребезгә нәрсә салынган - безнең геннарыбызга да шул ук кыйммәтләр салынганын аңлата ул...” – диде Владимир Путин.
Русиялеләрнең “Үлемсез полк” кебек акцияләрдә катнашуы теләсә кайсы вакытта Ватанны сакларга әзер булуны да аңлата, диде Президент.
“Үлемсез полк” акциясендә 10 миллион русияле катнашкан. Владимир Путин сугышта катнашкан әтисе Владимир Спиридонович портреты белән үткән.
Читайте нас: