Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 16:41

Гаиләле хезмәткәр булу отышлы

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы 15 майда – Гаилә көнендә - гаиләле кешеләр өчен эш көнен кыскартырга киңәш итә.

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы 15 майда – Гаилә көнендә - гаиләле кешеләр өчен эш көнен кыскартырга киңәш итә. Бу көнне җитәкчеләргә гаиләләре булган хезмәткәрләрне эштән бер сәгатькә иртәрәк җибәрергә киңәш итәләр.
Гаилә көнендә Башкортстанда “Бәхетле сәгать” акциясе үтәчәк. Үткән елгы “Бәхетле сәгать”тә республиканың 767 оешмасы катнашкан. Җитәкчеләр 25 мең гаиләле хезмәткәргә эштән бер сәгатькә иртәрәк китәргә рөхсәт иткән.
Читайте нас: