Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 14:11

Эшне оештыра белү мөһим

Шуны аңлаган районнарда “чүп реформасы” ярыйсы уңышлы тормышка ашырыла

Шуны аңлаган районнарда “чүп реформасы” ярыйсы уңышлы тормышка ашырыла

Илдә һәм республикада “чүп реформасы” старт алганга дүрт айдан күбрәк вакыт үтте. Бер карасаң, ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртә кебек. Халык мәнфәгатенә хезмәт итәргә бурычлы “чүп реформасы” республиканың төрле районнарында төрлечә эшләп китте. Әйтик, Благовар, Благовещен, Кырмыскалы, Борай, Калтасы, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл, Шаран, Дәүләкән районнарында, Октябрьский шәһәрендә – уңышлы. Әлбәттә, ачыклык кертәсе мәсьәләләр, хәл итәсе проблемалар да бар. Ләкин алар ел дәвамында хәл ителер – “чүп реформасы” тиешенчә эшләр дигән ныклы өмет бар.


Илеш районында каты коммуналь калдыкларын җыю белән төбәк операторы – “Дүртөйлемелиоводстрой” җәмгыяте шөгыльләнә. Алар, килешүгә ярашлы, хезмәтне районның барлык авылларында да башкара.


Хәзер каты көнкүреш калдыклары полигонга түгел, ә авыл эчендәге вакытлыча билгеләнгән урыннарга илтеп ташлана. Бүгенге көндә 100 контейнер кайтарылып, ул Югары Яркәй авылында куелачак. Май аенда авыл биләмәләренә дә җитәрлек күләмдә контейнерлар кайтару планлаштырыла.

“Чүп реформасы» эшли башлаганнан бирле өч айдан артык вакыт узды, ә сораулар кимеми. Борчыган мәсьәләләрне хәл итү максатында шушы көннәрдә район үзәге оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре, урындагы биләмә башлыклары, шәхси эшкуарлар төбәк операторы җитәкчесе Евгений Юдинцев һәм муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин белән очрашты.

Бүгенге көндә әлеге мәсьәлә фикер алышу өчен бик актуаль тема. Халыкка электр, шул исәптән чүп-чар чыгарган өчен дә квитанцияләр җибәрүче «Энергосбыт» җәмгыяте бинасында алма төшәр урын юк. Һәр килгән кешенең «чүп» реформасына кагылышлы үз дәгъвалары бар. Күп очракта дөрес булмаган күрсәткечләр белән килгән квитанцияне төзәтеп, яңадан исәпләү өчен белешмәләр китерәләр, гариза белән мөрәҗәгать итәләр. Ил буенча һәр кеше исәбенә уртача калдыклар чыгару нормасы билгеләнгән. Кеше чүп-чарын чыгармый икән, димәк ул аны кайдадыр башка урынга илтеп ташлый. Моның өчен җаваплылык каралган. “Ә мин көнкүреш калдыкларын яндырам,” – диючеләр бар. Калдыкларны яндырып, һавага агулы матдәләр чыгарган өчен җаваплылык каралуы турында да онытырга ярамый.

Реформа тормышка ашырыла башлау белән авылларда контейнерлар хәстәрләү мәсьәләсе дә килеп туды. Бәхәсләр савытны урнаштырганда да килеп чыга, чөнки аның үз таләпләре бар. Контейнер урнаштырылган мәйданчыкның рәсмиләштерелгән паспорты булуы шарт.

– Машина контейнер янына түгел, контейнер машина янына китерелә. Чүп-чарны җыю корылмасының, күчереп йөртү өчен, тәгәрмәчләре булырга тиеш. Машина теләсә нинди контейнерны күтәреп бушата алмый. Моның өчен евроконтейнер булуы шарт, – диде Евгений Юдинцев, таләпләрне аңлатып.

Лилия Йосыпова.

Илеш районы.


1 гыйнвардан каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән төбәк операторлары эш итә. Кырмыскалы районы кергән 1нче зонаның төбәк операторы - “Шәһәрне җыештыру буенча махсус хуҗалык” муниципаль унитар предприятисе. “Чүп-чар реформасы” турында бу оешма вәкиле Рим Җәүдәт улы Хәсәнов сөйли.
- Каты көнкүреш калдыклары белән эш иткән өчен гыйнвар азагында район халкына квитанцияләр җибәрелде. Халыкны борчыган төп мәсьәлә - квитанцияләрдәге мәгълүматларның - торак йортта яшәүчеләрнең саны, исем-шәрифләрнең, адресының дөрес күрсәтелмәве.
Каты көнкүреш калдыклары өчен түләүне яңадан исәпләтү өчен йорт хуҗасы теге яки бу кешенең йортта яшәү яки яшәмәве турында фактны расларга тиеш. Моның өчен төбәк операторы вәкиленә гариза язарга кирәк. Анда кешенең вакытлыча яшәмәве турында мәгълүмат күрсәтелергә тиеш. Гариза белән бергә раслаучы документларны да тапшырырга кирәк. Кеше озакка китә икән, командировка таныклыгы, уку йортыннан белешмә яки проезд билеты кебек документларны Уфа бердәм исәп-касса үзәгенә җибәрергә кирәк, ул вакытта каты көнкүреш калдыклары өчен хак яңадан исәпләнәчәк. Бу базаны төзү өчен вакыт таләп ителә.
Кайбер кешеләр: “Ни өчен квитанция китерәләр, ә төбәк операторы белән килешү төзелми”, - дигән сорау бирә. Рим Хәсәнов моны болай аңлата:
- Торак хуҗасы каты көнкүреш калдыкларын тапшыру өчен төбәк операторы белән килешү төзергә тиеш. Аның проекты компания сайтында урнаштырылган. Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү кагыйдәләренә ярашлы, әгәр кулланучы төбәк операторына заявка һәм документларын җибәрмәсә, хезмәт күрсәтүгә килешү төзелгән, дип исәпләнә һәм төбәк операторның рәсми сайтында басылганнан соң 16 эш көне эчендә үз көченә керә. Килешү төземәү яки аны төзүдән баш тарту кулланучы кешене каты көнкүреш калдыклары өчен түләүдән азат итми. Бу документны төбәк операторы офисында төзергә мөмкин.
Көнкүреш калдыклары буенча хезмәтләр өчен хакларга килгәндә, Кырмыскалы районы кергән беренче зонада бердәм тариф куелган. Кырмыскалы, Кабак, Карлыман, Прибельский авыл Советларында һәр кешедән 70 сум алына, чөнки аларда моңа кадәр дә чүп-чар җыела иде. Калган авылларда бу хак 35әр сум. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, халык чүп-чар түккән өчен генә түләми. Бердәм тарифка каты көнкүреш калдыкларын җыйган, төягән, эшкәрткән, утильләштергән, зарарсызландырган, урнаштырган, сортларга аерган өчен дә түли.
Реформаның арытабангы этабы капчык белән җыюдан контейнерларга күчү. Барлык авылларда да махсус мәйданчыклар булдырылачак һәм халык анда чүп-чар түгәчәк. Безнең районда бу эшне ел дәвамында тәмамларга планлаштырабыз.
Каты көнкүреш калдыкларын җыю, ташу һәм утильләштерү коммуналь хезмәткә керә. Шуңа коммуналь түләүләр буенча булган барлык льготалар аларга да кагыла. Федераль регистр буенча торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә киткән чыгымнарга компенсация льготалар белән файдаланучы гражданнарга:
· Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары;
· “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләр;
· Бөек Ватан сугышында, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнарның гаилә әгъзалары;
· I, II, III төркем инвалидлар;
· инвалид балалары булган гаиләләр;
· Чернобыль һәм башка радиация һәлакәтенә дучар булган гражданнар;
· Икенче Дөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан концлагерьдә һәм башка урыннарда тоткында булганнарга кагыла. Төбәк регистры буенча алар - хезмәт ветераннары һәм аларга тиң гражданнар;
· хезмәт ветераннары; реабилитация үткән;
· сәяси реприссиядән каза күргән шәхесләр;
· күпбалалы гаиләләр.
- Компенсация алу өчен яшәгән урын буенча күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Компенсация квитанциядә күрсәтелгән хак тулысынча түләнеп беткәндә генә бирелә, – дип аңлатты Рим Хәсәнов.
Әлфия Әхмәдуллина.
Кырмыскалы районы.

Читайте нас: