Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 13:27

Азат Фазлыев 16 килограммга ябыккан

Җырчы Азат Фазлыев үз гаиләсендәге кризис вакытын исенә төшергән. Бу хакта ул Инстаграмда үз сәхифәсендә язган.

Җырчы Азат Фазлыев үз гаиләсендәге кризис вакытын исенә төшергән. Бу хакта ул Инстаграмда үз сәхифәсендә язган.
“Кризислар - һәр гаиләдә була торган хәл. Без дә искәрмә түгел. Әмма иҗатта да, эштә дә бергә булгач, шундук бер-беребезгә юл куеп, тиз арада каршылыклардан чыга беләбез. Озак вакыт сөйләшмичә йөри алмыйбыз.
“Без идеаль гаилә, без бер дә талашмыйбыз”, - дип яшәгән парларны белмим, андыйлар юк ул! Алай дип әйтсәләр дә, ул ялган сүз. Безнең гаиләгә ул кризис дигәне 7 ел яшәгәннән соң килде. Бәлки гаеп минем өстә дә булгандыр. Мин бит артык иҗади кеше: күктә очып йөрим, ә Алсу җирдән йөри. Минемчә ничек?! Гади һәм җиңел. Ә Алсу барлык нечкәлекләрен уйлап: тукта әле, алай гына түгел, ди. Шул рәвешле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты.
Әмма, бернигә карамастан, без гаиләне саклап калдык. Ул вакытта балалар да күзгә күренми башлаган иде. Бернәрсә дә кызык түгел. 1 ай эчендә 16 килограммга ябыктым. Күпләр: “Бозым түгел микән?” – дә диде. Андый әйбергә элек ышанмаган булсам, әби өшкергәннән соң үз аңыма кайткач, ышана башладым.
Төрле хәлләр була. Әмма гаилә, аны саклап калу - беренче урында! Алсуга рәхмәтлемен, аның зирәклеге һәм акылы ярдәмендә бүген без бергә!" - дип күңелен бушаткан ул.
Читайте нас: