Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 14:09

100 яшьтә дә агач утырталар

Шушы көннәрдә Баймак районының Икенче Эткол авылында яшәүче Өммениса Юныс кызы Әлмөхәммәтова үзенең олы юбилеен – 100 яшен каршылады.

Шушы көннәрдә Баймак районының Икенче Эткол авылында яшәүче Өммениса Юныс кызы Әлмөхәммәтова үзенең олы юбилеен – 100 яшен каршылады. Аны бер гасырлык бәйрәме белән котларга район хакимияте башлыгы урынбасары Гөлшат Сиргалина, Икенче Эткол авылы биләмәсе башлыгы Фәния Вәхитова килгән. Юбилярга ил президенты Владимир Путинның котлау хатын да тапшырганнар.
Бүген дә аек зиһенле, шаян сүзле агъәби, гомер йомгагын сүтеп, хатирәләргә чума. “1909 елгымын, – ди ул. – Әти-әниемнең миңа кадәр 18 баласы булган. Алар инде исән түгелләр. Туганы да тормаган, төрле сәбәпләр аркасында үлеп калганнар. Миңа уку бәхете эләкмәде. Шулай да латин графикасында 4 сыйныф белем алдым. Авыр еллар иде. 15 яшем тулуга эшкә төштем. Эшнең дә авырын-җиңелен сайлап торыр чак түгел иде: сыер саудым, бозау, хәтта дуңгыз да карадым, келәт мөдире булып та эшләдем. Аннан тыш, 40 килограмм ит, 8 килограмм май биреп, оекбаш бәйләп, салым түләдек”.
Сугыш елларындагы михнәтләрнең авырлыгын үз башыннан кичкән кеше генә беләдер. Ә Җиңү көнен Өммениса әби бүгенгедәй хәтерли. “Без чәчүдә идек. Төшке аш ташыган бабай атта җилдереп килде дә: “Сугыш бетте, кулдан эш төште!” – дип сөенче алды. Ул көнне безнең куанганны күрсәгез! Мал суеп, бәйрәм табыны оештырдылар”.
Өммениса Юныс кызы тормышын Омырзак Искәняр улы белән бәйли. Алар 3 ул һәм 3 кызга гомер бүләк итәләр. Һәрберсенә матур тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Бүген агъәби өлкән улы Рәмил һәм килене Мәрьям гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. Балаларының, 13 оныгы һәм 25 оныкчыгының уңышларына сөенеп, һәр аткан таңга куанып яши ул.
Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан 100 яшьлек Өммениса Юныс кызы да “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылган. Ул алмагач утырткан. Киләчәктә аның агачы мул уңыш бирер әле.
Читайте нас: