Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май 2019, 23:25

Каһарман якташлар онытылмас

11 нче май көнне Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Донецк республикасында 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миннигали Шәймуратовның соңгы яу яланында булды.

11 нче май көнне Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Донецк республикасында 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миннигали Шәймуратовның соңгы яу яланында булды. Каһарман генерал 1943 нче елның 23 нче февралендә Петровск һәм Штеровка авыллары янында яуда һәлак була. Аның үлеме кайда җирләнүе хакында хәбәр төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелә. Радий Хәбиров дивизиянең 200 ләп сугышчысының мәңгелек йортына әйләнгән зияратны барып күрде һәм солдатларның каберләрен хөрмәтләп, караулы тотканнары өчен Донецк халкына олы рәхмәтен белдерде.
"Донбасс белән Башкортстанны мең ярым чакрым аерып торсада, безне бер тарих һәм Бөек Җиңү берләштерә. 112 нче Башкорт дивизиясы һәм аның легендар командиры сезнең төбәктә фашистлар белән аяусыз яуларда катнашкан, мөһим җиңүләр яулаган. Аларның батырлыгы онытылмаска һәм мәңгеләштерелергә хаклы"- диде, Радий Хәбиров.
Дивизиянең 3860 сугышчысы батырлыгы орден һәм медальләр белән бәяләнгән, 78 е Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, 5се Дан ордененының тулы кавалерлары. Бу Бөек Ватан сугышы вакытында иң күп Герой биргән дивизия.
Читайте нас: