Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 Май 2019, 23:31

Гөлназ Асаевага кияүгә чыгарга ярыймы- юкмы?

Гөлназ Асаева - беренче татар милли лейблының яңа проекты.

Гөлназ Асаева - беренче татар милли лейблының яңа проекты. Аны лейбл җитәкчеләренең берсе – Элвин Грейның элеккеге директоры Андрей Бажура танытырга алынган.
“Татар-информ”да әлеге лейблны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә Гөлназ Асаевага: “Сезнең килешүдә ничек язылган? Контракт буенча эшләгәндә, кияүгә чыгарга ярыймы?” дип сорау бирелде.
Гөлназ исә Бажурага карап елмайды да:
“Килешүебез конфеденциаль һәм мин аның эчтәлеген сөйләргә тиеш түгелмен”, - диде.
Андрей Бажура исә “судан коры чыкты”: кияүгә чыгам дип килсә, туй итәбез инде. Тәкъдим булгач, аның артыннан туй була бит”, - дип җаваплады.
Читайте нас: