Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2019, 03:21

Ветеранның күңелен күреп

Күгәрчен районының Морак авылында Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышы ветераны Мәҗитов Хәсән Барлыбай улын Җиңү көне белән котлап чыкты. Ветеранга – 96 яшь.

Күгәрчен районының Морак авылында Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышы ветераны Мәҗитов Хәсән Барлыбай улын Җиңү көне белән котлап чыкты. Ветеранга – 96 яшь.
Хәсән Барлыбай улы Күгәрчен районының Сәеткул авылнда 1923 елда дөньяга килә. 1942 елның мартыннан алып Воронеж һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларында сугышта була. Сугышны штаб офицеры дәрәҗәсендә тәмамлый. 1946 елда демобилизацияләнә. Батырлыклары өчен 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 2 “Почет билгесе” ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң завуч, балалар йорты һәм мәктәп директоры вазифаларында эшли. Хәсән Барлыбай улы - РСФСР һәм БАССРның атказанган укытучысы, Морак авылының почетлы гражданины.
Ветеранны котлап, Радий Хәбиров аңа аяусыз батырлыклары өчен рәхмәт әйтте, озын гомер һәм корычтай ныклы сәламәтлек теләде.
Читайте нас: