Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2019, 14:59

Талпан тешләү очраклары арткан

Башкортстанда соңгы көннәрдә талпан тешләү очраклары арткан.

Башкортстанда соңгы көннәрдә талпан тешләү очраклары арткан.
8 майга булган мәгълүматларга ярашлы, быел 801 кеше дәваханәләргә мөрәҗәгать иткән. Ә узган елның шул ук чорында 262 очрак теркәлгән дип хәбәр итә Роспотребнадзорның төбәк идарәсе. Күрүебезчә, уйланырга урын бар. Ял-бәйрәм көннәрендә күпләр табигатькә чыга. Шуңа саклык чаралары турында онытмасак иде.
Күңелсез хәлгә тап булганда талпанны тикшертү хәерле, ди белгечләр. Бу уңайдан “БРның гигиена һәм эпидемиология үзәге”ндә һәм аның филиалларында тикшерүгә талпаннар кабул итү пунктлары эшли. Лабораторияләрнең адреслары Башкортстанның Роспотребнадзор сайтында урнашкан.
Читайте нас: