Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2019, 15:49

Радий Хәбиров “Үлемсез полк” турында ни дигән?

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров әйтүенчә, быел “Үлемсез полк”та республиканың 450 меңгә якын кешесе катнашкан.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров әйтүенчә, быел “Үлемсез полк”та республиканың 450 меңгә якын кешесе катнашкан.

“Коры саннарга таянып әйтәм: республикада “Үлемсез полк”та 450 меңгә якын кеше катнашты. Бу – моңа кадәр булмаган сан, – диде ул. – Шунысы мөһим: административ яки җинаять хокук бозулары буенча бер җитди очрак та булмады. Ә бәйрәм мохитенә килгәндә, үзегез дә күреп, аңлап торасыз – бәйрәм күңелле үтте”.

Радий Хәбиров, төбәктә үткән Җиңү көненә йомгак ясап, тантаналы һәм мәдәни чараларны оештыручыларга рәхмәт әйтте.


P.S. Уфада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү тантаналары салют белән тәмамланды. Аны 11 меңгә якын кеше караган.
Читайте нас: