Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 Май 2019, 17:19

“Үлемсез полк” акциясенә – 6 ел

Республикада алтынчы тапкыр узган “Үлемсез полк” патриотик акциясендә катнашучылар саны елдан-ел арта. Беренче тапкыр башкалада бу акция 2014 елның маенда узды. Анда 3 мең кеше катнашкан иде. Ә инде 2018 елда “Үлемсез полк” сафына 80 мең уфалы басты.

Һәр гаиләнең үз батырлык тарихы. Фронтовик туганнарының портретларын тотып басканнар арасында республика вазифасын башкаручы Радий Хәбиров та бар иде.
- Мин зур дулкынлану белән картәтием рядовой Барый Латыйп улы Хәбировның портретын тотып барам. Ул сугышны башыннан азагына кадәр үтеп, аны Монголиядә тәмамлаган, - диде Башкортстан җитәкчесе.
Быел бәйрәмдә хәтта һава торышы сорап алгандай яхшы: күк аяз, кояш нурларын мул сипте. Шуңа күрә бәйрәм чараларында катнашучылар саны көн дәвамында кимемәде. Рус дәүләт драма театры каршында оештырылган хәрби техника һәм ретро-машиналар күргәзмәсен тамаша кылучылар күп булды. Башкала халкы һәм аның кунаклары өчен концертлар һәм күңел ачу чаралары да көнозын дәвам итә.
Читайте нас: