Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 Май 2019, 12:13

"Җиңү тарихлары"

“Сугыш турында без нәрсә беләбез? Үзеңнең һәм якыннарыңның гомере өчен берөзлексез курку хисе турында нәрсә беләбез? Сугыш һәйкәлләрен мыскыллаучылар хакында ишеткәнебез бармы?

“Сугыш турында без нәрсә беләбез? Үзеңнең һәм якыннарыңның гомере өчен берөзлексез курку хисе турында нәрсә беләбез? Сугыш һәйкәлләрен мыскыллаучылар хакында ишеткәнебез бармы? Коточкыч мәшхәрдә дә кеше булып калу турында нәрсә беләбез? Юлда гына да “подрезать” иткәндә котырып чыккан буын без – сугыш турында нәрсәләр беләбез без?
“Җиңү тарихлары” документаль фильмында балалар бу сорауларны үз-үзләренә бирәләр.
“Җиңү тарихлары” акциясе – ул утлы елларның шаһитлары белән аралашыр өччен соңгы мөмкинлек”. “Акция ярдәмендә без киләчәк буынга көчле видеоархив төзибез”, – бу фикерләрне дә акциядә катнашкан балалар әйтә.
“Башкортостан” ДУП ТРКсының “Тамыр” телеканалы сугыш еллары турында документаль фильм төшерде. Фильмда ветераннар гына түгел, Бөек Җиңү видеоелъязмасын булдыручы волонтерлар да катнаша.
- Безгә балаларның бу уникаль акциягә булган мөнәсәбәте кызыклы булды, шуңа фильмда балалар уйланулары һәм фикерләре күп урын алган, - ди “Тамыр” телеканалы директоры Гөлназ Колсарина. – Безне аларның ветераннарга карата тетрәндергеч мөнәсәбәте, ихлас кайгырулары, сугыш турында күбрәк белергә теләүләре сөендерде.
“Җиңү тарихлары” нәфис фильмын бүген БСТ каналында – 16.00 сәгатьтә, “Тамыр” телеканалында 18.00 сәгатьтә карый аласыз.
Читайте нас: