Илебез халкы Бөек Җиңүнең 74 еллыгын тантаналы рәвештә каршылады. 9 май - Фашист илбасарларына каршы иңгә-иң басып көрәшкән халыкларның берлеген һәм аларның үлемсез батырлыгын сынландыручы бөек һәм изге дата. Шуңа күрә бәйрәм чаралары үтмәгән бер генә шәһәр, бер генә авыл да калмады. Чаралар 8 майда ук башланды.
Республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады.
“9 май истәлекле көн генә түгел. Ул безнең халыкның бөек җиңүе алдында ихлас баш ию, - дип билгеләде Радий Хәбиров. – Башкортстан халкы бөтен ил белән бергә фронтта батырларча көрәште. Медсанбат һәм госпитальләрдә, төзелеш һәм басуларда, завод һәм фабрикаларда хезмәт батырлыгы күрсәтте. 700 меңнән артык якташыбыз фронтка китеп, шуларның 322се, ягъни яртысы диярлек яу кырларында ятып калды. Бүген без сугышларда һәм яралардан вафат булганнарның, концлагерьларда газаплап үтерелгәннәрнең якты истәлеге алдында баш иябез. Арабызда булмаган ветераннарны юксынабыз. Башкортстан солдатлары Сталинградта һәм Курск дугасында кыю көрәшкән. Мәскәү һәм Ленинградны саклаган, Кырым, Украина, Белоруссия, Кавказ, Батыйк буе һәм Европа илләрен азат иткән. Берлинны штурмлаган, миллитарист Япония белән көрәшкән. Башкортстан Бөек Ватан сугышы вакытында йөз мең эвакуацияләнүчене кабул иткән, госпитальләрдә яралыларны дәвалаган. Биредә кыска вакыт эчендә 200гә якын предприятие урнаштырылган һәм эшли башлаган. Фронтка өзлексез моторлар, хәрби припаслар, ягулык, азык-төлек, кием җибәрү көйләнгән. Уфада Коминтерн – Гитлерга каршы коалициясенең төп мәгълүмати үзәге урнашкан. Биредә Генштаб академиясе, Ленин исемендәге хәрби-сәяси академия, хәрби училищелар, алдынгы вузлар һәм фәнни үзәкләр урнашкан.
Республикадан 200 меңнән артык солдат һәм офицер орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Аларның 278е Советлар Союзы Герое дигән югары бүләккә лаек. Ә очучы-штурмовик Муса Гәрәев ике тапкыр Герой булган. 39 фронтовигыбыз Дан орденының тулы кавалеры.
Александр Матросов, Миңнегали Гобәйдуллин, Әхәт Әхмәтҗанов, Наталья Ковшова, Мәгубә Сыртланова, Клавдия Абрамова, Николай Киселев, Миңнегали Шайморатов, Таһир Кусимов, Гази Заһитов, Даян Мурзин һәм Ватаныбызның йөз меңләгән башка батыр кыз-улларының исемнәре белән без һәрвакыт горурланачакбыз. Авыр сынаулар үткән, үлемечле көрәштә җиңелмәс кебек тоелган дошманны җиңгән халкыбызның шан-шөһрәте, сугыш һәм тыл батырлыгы хакында онытмау безнең бурыч .
Кызганычка каршы, ел саен безнең арада тәүге Җиңү язына шаһит булучылар саны азая. Фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәренең күбесе хәзер 90нан өстә.
Шушы көннәрдә Брест крепостен яклаган Ришат Салих улы Исмәгыйлев үзенең 99 яшен билгеләде. Ул сугыштан соң 40 ел Нуриман районы Байгилде авылы лицеен җитәкләгән. Уфада герой-фронтовиклар Сәфитдин Әкрам улы Әкрамов һәм Хәмит Һадый улы Ваһапов яши.
Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, сезнең алда баш иябез! Тыныч күк йөзе, бәхет, сәламәтлек һәм иң изге теләкләр юллыйбыз! – диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров шулай ук бу көнне дистә еллардан соң үзенең интернациональ бурычын үтәгәндә “кайнар нокта”ларда батырлык күрсәтүчеләрне дә искә алды. Русия Герое исеме Башкортстаннан 24 кешегә бирелгән, 3500дән артык әфганчы дәүләт бүләкләренә ия. 1200дән артык хәрби Төньяк Кавказда барган хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.