Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 Май 2019, 17:18

9 май – Бөек Җиңү көне

Бүген башкалада бәйрәм чаралары республика җитәкчелегенең тантаналы рәвештә Җиңү паркындагы мемориаль комплекска чәчәкләр салудан башланды.

Бүген башкалада бәйрәм чаралары республика җитәкчелегенең тантаналы рәвештә Җиңү паркындагы мемориаль комплекска чәчәкләр салудан башланды.
Аннан соң Октябрь проспектында хәрбиләр һәм хәрби техника катнашлыгында парад үтте. Парадта Курск дугасындагы сугышларда катнашкан данлыклы Т-34 танкы да катнашты. Әйткәндәй, тарихи бронетехника Мәскәү өлкәсендә урнашкан Вадим Задорожныйның техника музееннан автомобиль транспорты белән махсус китерелде. Ул Европадагы һәм Русиядәге иң зур шәхси техника музее булып санала. Барлыгы Уфага җиде бронетехника килде: уртача танк Т-34-76, икешәр җиңел танк Т-60 һәм Т-70, ике йөзүче танк-разведчик Т-38.
Бәйрәмнең төп кунаклары,әлбәттә, ветераннар иде. Башкортстанда быел Җиңү язын барлыгы 38101 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды, шулай ук аларга тиңләштерелүчеләр каршылый. Аларның 924е - фронтта сугышучылар, 26225е - тыл хезмәтчәне, 112се - “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнүче һәм 107се концлагерьнең бәлигъ булмаган тоткыны. Әлбәттә, аларның барысының да урамнарда иркенләп атлап йөрергә, озаклап утырып торырга сәламәтлеге мөмкинлек бирми. Бәйрәмне өендә каршылаучылар да байтак. Кызганычка каршы, ветераннар сафы елдан-ел азая. Былтыр гына республикада 46849 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды яшәгән. Ә 2017 елда 53 меңнән артык булганнар...
Читайте нас: