Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2019, 12:45

Республика 6 миллиард сум югалткан

Башкортстанның 42 районында уҗым культуралары һәлак булу сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан ителде. Тиешле указга Радий Хәбиров кул куйган.

Башкортстанның 42 районында уҗым культуралары һәлак булу сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан ителде. Тиешле указга Радий Хәбиров кул куйган.
Гадәттән тыш хәл режимы 29 апрельдән 19 майга кадәр Әлшәй, Авыргазы, Бакалы, Балтач, Бәләбәй, Белокатай, Бишбүләк, Гафури, Дуван, Дүртөйле, Ярмәкәй, Иглин, Илеш, Ишембай, Калтасы, Караидел, Кырмыскалы, Кыйгы, Күгәрчен, Кушнаренко, Куергазы, Мәләвез, Мәчетле, Миякә, Нуриман, Салават, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Учалы, Федоровка, Чакмагыш, Чишмә, Шаран һәм Яңавыл районнарында игълан ителгән.
30 майга кадәр республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы уҗымнар һәлак булудан күрелгән казаны дәлилләүче һәм аларны үстерергә таләп ителәчәк чыганаклар күләмен раслаган документларны 30 майга кадәр Русия авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырырга тиеш.
Моңа кадәр уҗымнар һәлак булудан Башкортстан күргән зыян 6 миллиард сумнан бәяләнә дигәннәр иде. Авыл хуҗалыгы министры вазифасын вакытлыча башкаручы Илшат Фазрахманов апрельдә һава температурасының күтәрелеп кинәт төшүе уҗымнар өшүгә сәбәпче булды диде.
Читайте нас: