Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2019, 22:35

Хәтта күк йөзе яшьләрен түкте

Җиңү көне алдыннан “Башкортостан” дәүләт концертлар залы алдында Шостаковичның Җиденче Ленинград симфониясе яңгырады. Милли симфоник оркестр Русиянең дәүләт академия симфоник капелласы, Русия Зур театры дирижеры Дмитрий Крюков җитәкчелегендә уйнады.

Тәүдә аяз булган һава торышы данлыклы әсәрнең шулкадәр фаҗигале, үзәкләрне өздерерлек яңгыравына түзмәде булса кирәк, болытлардан тамган яңгыр тамчылары җиргә гүя күз яше булып төште. Өченче бүлектән соң музыкантлар уйнаудан туктап торды, ләкин алар программаны батырларча уйнап бетерде. Һәм нәкъ шунда койма яңгыр ява башлады.
Концерт өчен музыка белгече Виктория Симонова махсус рәвештә Бөек Җиңүгә багышланган әдәби-музыкаль композиция әзерләгән иде. Артистлар Александр Донгузов һәм Олеся Исламова блокада еллары шигырьләрен яттан укыды. Экранда сугыш еллары хроникалары күрсәтелде.
“Башкортостан” дәүләт концертлар залы алдында меңнән артык кеше җыелган иде, ә инде концертның төп тамашачылары ветераннар булды. Дмитрий Крюков яттан дирижерлык итте.
Дмитрий Шостакович симфониясе совет халкының фашизм белән көрәшенә, Ленинград камалышын батырларча кичергән гади кешеләргә багышланган. Исеме дә шуннан килә аның.
Читайте нас: