Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2019, 20:34

Дөяләр дә солдатта булган

Совет гаскәрләренең 28нче резерв армиясе сафында дөяләр хезмәт иткән. Алар пушкаларны йөртүче төп көч булган.

Совет гаскәрләренең 28нче резерв армиясе сафында дөяләр хезмәт иткән. Алар пушкаларны йөртүче төп көч булган.
Сталинград сугышы барышында техниканың һәм атларның җитмәве аркасында Әчтерханда 350гә якын кыргый дөяне тотып, кулга ияләштерергә туры килгән. Алар ярыйсы гына яхшы “сугышчы” булган. Яшка кушаматлы дөя хәтта 1945 елда Берлин өчен сугышта катнашкан. Дөрес, күпләре һаләк булган. Исән калганнары “демобилизация”дән соң зоопаркларга тапшырылган
Читайте нас: