Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2019, 15:50

Алар да Җиңү хакына үз өлешен керткән

Бөек Ватан сугышы... Ил тарихында иң куркыныч чор. Нәкъ шул вакытта батырлык, дуслык, тугрылык кебек сыйфатлар аеруча нык сынала. Ә алар кешеләргә генә түгел, хайваннарга, шул исәптән этләргә дә хас була.

Джульбарс кушаматлы немец овчаркасы 14нче штурм инженер-сапер бригадасында хезмәт итә. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән бердәнбер эт ул. Аның нечкә тоемлау сәләте Чехословакия, Австрия, Румыния, Венгрия җирләрендә (1944 елның сентябреннән 1945 елның августына кадәр) 7468 мина һәм 150дән артык снарядны зарарсызландырырга ярдәм итә. Ул шулай ук Дунай өстендәге сарайларны, Вена соборларын һәм Прага замокларын миналардан тазартуда булыша.
Кызыл мәйданда узган Җиңү парадында да катнаша Джульбарс. Парадка берничә көн калгач, эт яралана һәм хәрби этләр сафында бара алмый. Сталин аны үзенең шинелендә күтәреп алып барырга боера. Этне 37нче аерым батальон командиры, кинолог, майор Александр Мазовер күтәреп, Кызыл мәйдан буйлап атлый.
Читайте нас: