Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2019, 12:34

Өчтән ике өлеш мәйданнарда чәчү тәмамланган

Төбәкнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре 6 майга 612 мең гектардан артык мәйданнарда сабан культуралары чәчелгән. Бу планлаштырылган күләмнән 31% тәшкил итә, дип хәбәр итә Башкортстан авыл хуҗалыгы консультирование үзәге.

Төбәкнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре 6 майга 612 мең гектардан артык мәйданнарда сабан культуралары чәчелгән. Бу планлаштырылган күләмнән 31% тәшкил итә, дип хәбәр итә Башкортстан авыл хуҗалыгы консультирование үзәге. Иң югары темпларны көньяк урман-дала районнары күрсәтеп килә. Анда эшләр тәмамлану өстендә. Ә менә Илеш районында, мәсәлән, басуларның өчтән ике өлешендә сабан культуралары чәчелгән. Бүгенге көндә чәчү кампаниясе республиканың барлык районнарында, хәтта чәчүгә иң соң чыккан төньяк-көнбатыш зонасында да, бара. Биредә әлегә планлаштырылган мәйданнарның 7 проценты гына чәчелгән.
Читайте нас: