Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2019, 14:23

Урман шаулап үсәр

Башкортстанда 20 апрельдән 20 майга кадәр барган айлыкта барлыгы 30 миллион үсенте утырту кузаллана

Башкортстанда 20 апрельдән 20 майга кадәр барган айлыкта барлыгы 30 миллион үсенте утырту кузаллана

Айлыкның төп максаты – урманнарга сакчыл караш булдыру, моңа җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Бу атнада Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов “Башинформ” агентлыгында журналистлар белән очрашты һәм аларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап бирде.

–Агачлар утыртып урманнарны үстерү күләме буенча Башкортстан Идел буе федераль округында – беренче, Русиядә дүртенче урынны били, – диде Марат Шәрәфетдинов. – Агач үсентеләре, нигездә, урман әзерләү зур күләмдә барган районнарда утыртылачак. Урындагы халыкны, волонтерларны, актив тормыш позициясендә булган кешеләрне җәлеп итү максатыннан урман фондында, авыллар тирәсендә 120 участок сайлап алынды. Анда 1 миллион 600 мең агач үсентесе утырту планлаштырыла.

Министр әйтүенчә, 13 участок махсус волонтерлар өчен бүленде. Исәпләүләр буенча бер гектар урман мәйданында 70-100 чамасы кеше агач утырту белән шөгыльләнәчәк. Быел яшь урманнар 7 мең гектардан артык мәйданда утыртылачак.

Айлык кысаларында барлыгы 30 миллион (!) үсенте утырту планлаштырыла: 23,5 миллион нарат, 4,5 миллион чыршы, 1,5 миллион – каен, корычагач, юкә һәм пирамидаль топольләр. Узган елда утыртылган барлык урман культураларының 94 процентын ылыслы токымнар тәшкил иткән.

Уңайлылык өчен министрлык белгечләре урман утырту буенча акция үтәчәк участокларның интерактив навигация картасын эшләгән, һәр муниципалитетта экологик айлык үткәрү өчен җаваплы белгечләр билгеләнгән.


***


“URMAN – лесные решения” проекты оешмасы, “Йәшлек һәм “Өмет” гәзите хезмәткәрләре Чишмә районының Бәкәй авылы янындагы 1,6 гектар җирне алып торган урман кварталында карагай агачы үсентеләре утырытты. Безне Уфа урман хуҗалыгының Чишмә районы Яңа Троицк урманчылыгы мастерлары Айрат Әхмәдиев һәм Илфак Исламов каршы алды. Алар агач утырту өчен махсус эшләнгән инструментлар һәм карагай үсентеләрен әзерләп алып килгән иделәр. Агач үсентеләре Чишмә районының Ирек авылы янында урнашкан питомникта карап үстерелә икән. Алты гектар җирне биләгән питомникта карагай, чыршы һәм тополь агачлары үсентеләре үстереп якын тирә районнарга да тараталар. Урман хуҗалыгы министрлыгының янгын һәм урманга күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Илдус Рәфкать улы Кашкаров “Агач утырт-гомер бүләк ит” девизы астында 1 миллион 500 мең агач утыртылачагы хакында белдерде. “Бу ял көннәрендә республиканың төрле оешмалары, безнең кебек районнарга таралып агач утырту белән мәшгуль. Башкортстан буенча 120 җир биләмәсендә 400 гектар агач утыртылачак. Район һәм авыл хакимиятләре дә бу эшкә дәррәү кушылды”, – дип белдерде министрлык хезмәткәре. “Питомникларда эшләр җайлана башлады. Дистә меңләгән агач үсентсе тәрбияләп үстерелә. Кечкенә үсентене бала караган кебек карап үстерергә кирәк бит, диләр. Агач утыртуда “Гренландия” проект оешмасы да катнашты. Аның директоры Артур Әхмәтов белдерүенчә, алар да урманнарыбызны саклау, гади кешеләргә, оешмаларга, эшкуарларга юридик ярдәм күрсәтәләр икән. Урман аша юллар салынганда, электр баганалары утыртканда, хәтта бал корты асраучыларга умарталык җире бүлеп биргәндә дә законлы рәвештә һәм төгәл җир биләмәсе проекты кирәк икән. Бу да бик мөһим. Һәрбер җир һәм урманның төгәл исәбе булырга тиеш. Агач утырту шимбәсендә без 1 мең 200 карагай утыртып кайттык. Урман хуҗалыгы министрлыгы, республика буенча миллионнан артык агач утыртылды дигән мәгълүмат бирә. Шуларның өчтән бере алынып, үсеп китсә дә зур, уңыш булыр иде.


Якын вакыт эчендә урманнарны тернәкләндерү буенча башка акцияләр дә оештырылачак, мәсәлән, “Тормыш агачы”, “Хәтер урманы”, Башкортстанның 100 еллык юбилеена багышланган аллея һ.б.



Яңа Троицк урманчылары Айрат Әхмәдиев һәм Илфак Исламов яшь үсентеләр утырта.




Гөлара Арсланова,

Рәдиф ФАткуллин.





Читайте нас: