Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2019, 14:18

Үткәннәргә бер әйләнеп...

Бу дөньяда күпмедер гомер яшәгәннән соң, кешедә үзенең тормышындагы иң гүзәл һәм аянычлы мизгелләре, иң кадерле кешеләре, туганнары, якыннары турындагы истәлекләр белән бүлешәсе килү теләге уяна.Моның сәбәбе гади – иң бәхетле һәм иң хәлиткеч вакытларның нәкъ менә шулар булуын азмы-күпме тормыш тәҗрибәсе туплагач кына аңлыйсың, башкаларга үрнәк яисә сабак булсын дип телисең.

Үткәннәргә әйләнеп бер

Карыйсы килгән чагым,

Иң бәхетле мизгелләрне

Саныйсы килгән чагым.


Бу дөньяда күпмедер гомер яшәгәннән соң, кешедә үзенең тормышындагы иң гүзәл һәм аянычлы мизгелләре, иң кадерле кешеләре, туганнары, якыннары турындагы истәлекләр белән бүлешәсе килү теләге уяна.

Моның сәбәбе гади – иң бәхетле һәм иң хәлиткеч вакытларның нәкъ менә шулар булуын азмы-күпме тормыш тәҗрибәсе туплагач кына аңлыйсың, башкаларга үрнәк яисә сабак булсын дип телисең.


Иң элек, сине дөньяга китергән, үзенең тормышы, булмышы белән сиңа тәрбия, бүгенгегә юнәлеш биргән кешеләр – әни белән әти, бер сыныкны бүлешкән абый белән сеңлем килә күңелгә...

Туган авылым – Кодаш. Борай районы үзәгеннән 7-8 чакрым бик матур төбәктә урнашкан. Авылның бер башыннан икенче очына кадәр без су кереп үскән Себергән елгасы Тиз Танып елгасына барып кушыла. Язларын диңгез кебек шашып ташкан, балыкка мул елга-күлләре, ямьле урманнары, болыннары, печәнлекләре, уңдырышлы кара туфрагы, авыл халкына бай уңыш алып, һәр йортка үз көче белән мал-туар, кош-корт карап яшәргә мөмкинлекләр бирде. Җанга якын бу төбәк бүген дә үзенә тарта, гомеремнең иң якын хатирәләрен саклый.


Син изге җан, и әнием


1930 елның 7 феврале. Бу әнинең туган көне. Ул үзенең 1930 елгы икәнен инвалидлык буенча пенсия юллаганда гына белде. Хәтерләвемчә, бик нык аптыраган иде, гомер буе 1932 елгы булып йөрде. Әнием Бакалы районы Иске Куян авылында өченче бала булып дөньяга килгән.

Әтисе Бөек Ватан сугышына кадәр ике сугышта катнашкан, яше буенча фронтка алмаганнар, әмма ул комиссариатка кат-кат йөреп, 1942 елда фронтка җибәрүләренә ирешкән.

Абыйсы чик сакчысы булып хезмәт иткән, Бөек Ватан сугышының беренче сәгатьлә-реннән үк сугышка эләгә, яралана, әмма сугышуын дәвам иткән...

Әтисе дә, абыйсы да сугыш вакытында хәбәрсез югалганнар...

1927 елгы бертуган апасын сугыш чорында урман кисү эшләренә җибәрәләр.

Шулай итеп, әни әнисе һәм биш яшьлек сеңлесе белән торып кала. Әнисе чирләп китә, сеңлесе дә шушы вакытта кызамык йоктыра. Әни ындыр табагына эшкә йөрүен дәвам итә. Өйдә чирлеләргә ашатырга бернәрсә дә калмый. Әни аларны кызганып, кесә төбенә (бер учтай) салып, аз гына ашлык алып кайтып кыздыра. Әллә шуның исен сизеп, бригадирлары бу эшне судка илтеп җиткерә һәм шул ук 1942 елда әнине 10 елга хөкем итәләр. Суд карары нигезендә аны Ульяновск шәһәренә озаталар. Әлбәттә, карар кешеләре булмагач, әнисе белән сеңлесе чирдән һәм ачлыктан тиздән дөньядан китеп баралар.

Әни Уляновскида тегү эшенә өйрәнә. Фронтка кием тегәләр. Аның бу һөнәре гомерлеккә калды, ул соңгы көннәренә кадәр авылдашларына күлмәк һәм башка кием текте.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, әни амнистиягә эләгә һәм дус кызлары белән бергә Чиләбе шәһәрендә тимер юл идарәсенә эшкә керәләр, чөнки тулай торакта урын, күпмедер эш хакы да вәгъдә ителә...

Әтинең бертуган абыйсы Чиләбе шәһәрендә яши, ул энесен үзенә якынрак эшкә чакыра. Шунда язмыш аларны очраштыра. 1953 елның ноябрь аенда өйләнешәләр. Барак формасындагы тулай торактан аларга бүлмә бирәләр, ул вакытта күп гаиләләр шулай тормыш көтә башлаган.

1955 елның март аенда беренче уллары – абый туган. Ул вакытта еллар авыр булса да, күршеләр бердәм, бер-берсенә ярдәм итеп эшләгәннәр, балалар үстергәннәр, яшәгәннәр...

Шулай әкренләп тормышлар көйләнә дигәндә, кайгы ишек шакый... Хәзер әтиең кайта диеп, әни үз сменасына эшкә киткән. Әлбәттә, балага күз-колак булып күршеләре калган. Әни кайтса, әти эштән кайтмаган...


Язмышларны узып булмый,

Әрнүеңне йотып түзәсең.


Ә эш болай була. 1958 елның 11 мартында әти эштән кайтканда (турыга трамвай юлыннан йөргәннәр) трамвайны үткәреп җибәрәм дип көтеп торганда, кинәт аягы таеп китеп, трамвай астына эләгә, өстеннән ике вагонлы трамвай үтә...

Үлгән диепме, бу кадәрне кеше үткәрә алмас диепме, әтине шуннан турыга моргка озатканнар. Дежурный документын шкафка алып куйган (бәлки куркуыннан оныткандыр), ә икенче дежурныйга хәбәр итмәгән. Шулай итеп әтине берничә көннән соң гына моргтан барып тапканнар һәм аның исән икәнлеген хәбәр иткәннәр. Бу хәлдә медицина хезмәткәрләре, куркуларыннандыр инде, бер чара да күрә алмаганнар. Әни, медицина хезмәткәрләренең бер карарга килүен көтеп алалмыйча, төнлә ярым подвалда урнашкан моргның кечкенә тәрәзәсеннән шуышып кереп, әтинең гәүдәсен үлгәннәр арасыннан эзләп табып, авызыннан авызына җан өрә, авызына сөт, сыек ризык тамыза. Ә абыйсы шәһәрнең сәламәтлек саклау ведомствосы аша рөхсәт алуга ирешә.

“Үлгән” әтине берничә көннән соң гына реанимациягә күчерәләр.


****

Билгесезлек, ниләр уйларга да, ниләр эшләргә?..

Әни ачлыкны тоймыча, ниләр көтүе турындагы уйларны якын җибәрмичә, әти янында күпме йокысыз төннәр үткәргән. Әти реанимациядә ярты елга якын яткан, алты операция үткәргән. Озак вакыт ярдәмсез моргта яткач, аякларында кискән саен гонгрена туктамаган. Ахыр читкә бер аягын – бот төбеннән, икенчесен тездән кисәргә туры килә.

Бу вакытта өч яшьлек абыйны бертуган апасы алып кайтып карый, зур рәхмәт аларга!


****

1959 елда әти-әни шушы хәлдә Борай районының Кодаш авылына яшәргә кайталар. Башта бәләкәй генә мунча сатып алып шунда яшиләр. 1961-62 нче елларда урманнан озын буй агач кайтартып өй салып керәләр.

Безнең авыл халкы ярдәмчел. Әти-әни үзләре дә авылдаш-ларына ярдәм итә: әни тегә, әти балта остасына әверелә. Әти бар яклап та оста, иң яхшы эш кораллары да аңарда булды, барысын да үз куллары белән эшләде. Ул халыкка тәрәзә рамнары-яңаклары, йөзлеге, түшәм такталары, ат чанасы, арбасы-тәгәрмәче эшләде, кышын киез итекләргә олтан салды. Безгә, балаларга, төрле уенчыклар: җәен машиналар, кышын чаңгылар ясап бирә иде, азрак үсә төшкәч бильярд ясады (сыйныфташлар белән җыелып уйный идек).

Кирәк чакта гармунда да уйный иде ул. Өстәвенә алар шәһәрдә яшәп кайткач, рус телен яхшы беләләр, авыл халкы гариза язып бирүләрен дә сорап киләләр иде.

Шулай итеп өй, башка каралты-кура булдыргач, киләчәкләренең ышанычлыгына инангач бездән, 2 малайдан соң, 1963 елда сеңлебез туды. Кыз бала тууына әни бик шатлангандыр дип уйлыйм.

Әти башта үзенә хәрәкәтләнергә арба-чана кебек нәрсә эшләсә, соңрак аякларына протез ясатты, өч тәгәрмәчле кул рычаглары белән хәрәкәткә китерә торган велосипед кайтартты, әмма ул бик зур, авыр, йөрергә җайсыз иде.

1970-1971 елда Тула мотороллеры сатып алды. Миңа 10-11 яшь, шушы мотороллерны йөртә идем. Иртән әтине эшкә илтеп куям, кич алып кайтам. Әтине барысы да белгәч, мине дә милиционерлар туктатмый иде.


****

Бик эчтәлекле бер шигырь исемдә калган:


Бу дөньяның яме юк шикелле,

Кошлар китеп,

кошлар кайтмаса,

Карлар явып, карлар эремәсә,

Гөлләр кабат чәчәк атмаса....


Әйе, ничек яшәсәң дә тормыш туктап тормый, көннәр, айлар, еллар үтәләр.

1970 елда абый 8 нче сыйныфтан соң, сыйныфташлары белән училище, шуннан ДОСААФ автомәктәбен тәмамлап, Совет Армиясе сафларына хезмәткә алынды. Ул күп укый иде, хәтере әйбәт булды, спорт (бокс, самбо) белән шөгыльләнде.

Ул вакытта миңа – 10, сеңелкәшкә 7 яшь. Әнигә бөтен дөньяны ялгызы тартырга туры килде. Без бервакытта да ач-ялангач булмадык, әнигә кул арасына керергә тырыштык. Ул безне эшкә өйрәтте, түземле, кешелекле, намуслы булу кебек сыйфатлар гомерлеккә аңардан сеңеп калган.
Читайте нас: