Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2019, 12:51

Газоннарда парковкалау хакындагы законны үзгәртергә мөмкиннәр

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары газоннарда, чәчәкләр клумбаларында һәм башка яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар, спорт мәйданчыкларында машиналарны парковкалаган өчен штрафлар керткән законның нәтиҗәлелеген июльдә тикшерәчәк.

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары газоннарда, чәчәкләр клумбаларында һәм башка яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар, спорт мәйданчыкларында машиналарны парковкалаган өчен штрафлар керткән законның нәтиҗәлелеген июльдә тикшерәчәк. Бу хакта Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев хәбәр итә.
Аның сүзләре буенча, закон үз көченә кергәч аның беренче нәтиҗәләре күренә башлады, әмма аңа төзәтмәләр кертергә кирәк булуы ихтимал.
“Якын арада депутатлар үзләренең сайлау округлары территорияләрендә законның ничек башкарылуына мониторинг үткәрәчәк. Мониторингны тикшергәч, законның нәтиҗәлеме-юкмы икәнлегенә бәя биреп булачак. Беренче нәтиҗәләрне июльдә тикшерергә планлаштырабыз. Законга төрле төзәтмәләр дә кертелергә мөмкин”, - диде Константин Толкачев.
Читайте нас: