Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2019, 13:29

Авыл мәктәпләрен ябылудан саклар өчен 186 миллион сум кирәк

Шулай дип исәплиләр республиканың мәгариф министрлыгында

Шулай дип исәплиләр республиканың мәгариф министрлыгында


Бөтен нәрсәне дә акча белән үлчи торган заман килде. Хәтта ки “белем байлыктан кыйммәт” дип өйрәтә торган мәктәпләрнең үзләрен дә “икътисади яктан акламый” дигән сылтау белән кыскартырга яки ябарга гына торалар.


Узган гасырның 1980 елларыннан алып 20 ел тирәсе илдә мәктәпләр саны әллә ни үзгәрмәде. Әмма 2000 еллар башыннан, укучылар саны азая дип, мәктәпләрне бер-бер артлы яба башладылар. Шул еллардан алып Русиядә мәктәпләр саны 67 меңнән 42 меңгә кадәр кыскарды. 2010 елдан укучылар саны яңадан арта башласа да, мәктәпләрне ликвидацияләү процессы дәвам итте. Үзәк матбугат чаралары, Росстат мәгълүматларына таянып, “2000 елдан алып Русиядә көн саен диярлек 4 мәктәп ябыла, аның 3се – авылныкы” дип яза.

Мәктәпләрен яптырмас өчен авыл халкы, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп, чараларын күрергә теләсә дә, күп очракта ярык тагарак алдында кала. Чөнки югарыда утыручыларга яхшырак күренә, алар инде исәп-хисапларны күптән ясаган. Аңлатуларынча, бала саны дистәгә дә тулмаган мәктәпне тоту, укытучыларга хезмәт хакы түләү ил бюджеты өчен күтәрә алмаслык йөккә әйләнә. Бу финанс яктан үзен берничек тә акламый. Ә уйлап карасаң, укучыларына бушлай белем бирү – дәүләтнең бурычы бит. Һәр бала үзе яшәгән урында белем алырга хокуклы түгелмени? Билгеле академиклар, фән белгечләре, инженерлар, бөек шәхесләрнең күбесенең шул бәләкәй авыл мәктәбендә укып үскәнлеген беләбез. Шуңа мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне бизнес күзлеге аша хәл итү дөресме соң? Аннары, ни дисәң дә, мәктәп бар икән, димәк, авыл яши. Юк икән, җайлап юкка чыгачак. “Мәктәп – авылның үзәге. Кайда мәктәп бар – анда тормыш бар”, – ди илнең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева. Ул мәктәпләрне ябуны туктатырга чакырса да, гамәлдә бу эш һаман дәвам итә. Соңгы елларда балалар туу күбәеп, укучылар саны артса да, мәктәпләр саны кимүгә табан бара. Япмасалар, филиал итеп калдыралар. Белгечләр фикеренчә, авыл җирендә мәктәпләрне филиаллаштыру аларның ябылуына һәм җайлап авылда мәгарифнең юкка чыгуына китерергә мөмкин.


Бездә ничек?

Соңгы 9 елда Башкортстан авылларында 356 мәгариф учреждениесе ябылган. “Ә шул ук вакытта укучылар саны 48 мең кешегә арткан”, – диде үткән атнада “Мәгариф сәгате”ндә республиканың мәгариф министры вазифасын вакытлыча башкаручы Айбулат Хаҗин. Оптимизациягә эләккән мәктәпләрнең 245е филиал булып калган. 141 учреждение аз комплектлы мәктәп булып санала. Быел гына Гафури, Шаран һәм Кырмыскалы районнарында 3 мәктәп филиал итеп үзгәртелгән. Ә Әлшәй, Аскын, Краснокама, Стәрлебаш, Белорет һәм Благовещен районнары авыл-

ларында быел 14 филиал укучылар саны азаю сәбәпле ябылган.

“Мәктәп ябылуны авыллар авыр кичерә. Авыл мәктәбе, чын мәгънәсендә – ул укыту үзәге дә, тәрбия үзәге дә, эш урыннары да. Мәктәпләрне ябу, филиаллаштыру – бүген мәгариф системасында торган иң четерекле мәсьәлә. Бу хәлдән чыгу юлын шунда күрәм: демографик үсеш булган муниципалитетлардагы бүгенге филиалларны әлегә аз комплектлы статусына күчерү, ә киләчәктә аларны гадәти авыл мәктәбе итеп ясау”, – ди ведомство җитәкчесе.

Мәктәпләрне комплектлаштыруның нормалары Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән. Аңа ярашлы, башлангыч мәктәп – ул 10 һәм аннан азрак бала, төп 9 еллык – 40 балага кадәр, 11 еллык мәктәп – 75 һәм аннан азрак укучы.

Шулардан чыгып, Айбулат Хаҗин Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка аз комплектлы мәктәпләрнең бусагасын +20гә арттыру мөмкинлеген карауны сорап мөрәҗәгать итте. “Ул чакта безнең 184 мәктәпкә өстәмә рәвештә 159 авыл мәктәбе кушылыр иде, – диде ул. – Аларның 39ы – башлангыч, 103е – төп, 201е – урта мәктәп. Әлбәттә, моның бюджет өчен өстәмә йөк икәнлеген аңлыйбыз. Хәл итү өчен 186 миллион сум кирәк. Мәсәлән, аз комплектлы башлангыч мәктәпләргә әйләндерү өчен 3 миллион 320 мең сум, төп мәктәпләргә – 51,5 миллион сум, урта мәктәпкә әйләндерү өчен 131 миллион сум кирәк”.

“Мин авылда мәктәп кирәк дигән сүз белән килешәм. Алай гына да түгел, без аңа авылны саклау элементы буларак карыйбыз, – диде Радий Хәбиров. – Әмма бусаганы арттыру буенча җавап бирергә әзер түгелмен. Без бу юнәлешкә зур финанс чыгымнар бүлә алмыйбыз”. Төбәк җитәкчесе мәктәп ябылуның һәр очрагын аерым карарга чакырды. Ә кыскартырга туры килсә, бу эш, бергә фикер алышып, коллегиаль хәл ителгәннән соң гына башланырга тиеш.

Филиаллаштыруга килгәндә, республика җитәкчесе аны куркыныч күренешкә тиңләү белән килешми. “Филиаллаштыру артык административ функцияләрне алып ташлый, – ди Радий Фәрит улы. – Өстәвенә, без барыбыз да балаларның сыйфатлы белем алуларын телибез”.

Белем сыйфатына килгәндә, монысы инде – аерым тема.


Уйланырга урын...

Мәктәпләрне кыскарту мәсьәләсе турында сүз чыккач, “Өмет”нең үткән санында дөнья күргән “Эше бар да, мәктәбе юк” дигән язмага әйләнеп кайтасы килә. Анда Кушнаренко районы Иске Гомәр авылының 70 баласы күрше авылга йөреп укырга мәҗбүр дип язган идек. Ә кайчандыр гөрләп торган ике катлы бина бүген ташландык хәлдә утыра. Мәктәпләрне комплектлаштыруның нормаларыннын чыгып фикер йөрткәндә, бу авылдагы хәлнең үтә дә сәер икәнлегенә инанасың.

Нәтиҗәсен һәркем үзе ясар...



Читайте нас: