Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 Май 2019, 15:00

“Комендант сәгате” кыскарды

Башкортстанда 1 майдан балалар өчен “комендант сәгате” 2 сәгатькә кыскарды.

Башкортстанда 1 майдан балалар өчен “комендант сәгате” 2 сәгатькә кыскарды.
Хәзер балалар һәм 17 яшькә кадәрге үмсерләр әти-әниләре яки законлы вәкилләреннән башка 24.00 сәгатьтән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр урамда һәм җәмәгать урыннарында йөри алмый. Кышкы вакытта “комендант сәгате” 22.00 сәгатьтә башлана иде.
Республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтайдан хәбәр итүләренчә, “комендант сәгате”нең нәтиҗәле алым булуын хокук саклау органнары статистикасы дәлилли. Чикләү кергәннән алып, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимегән.
“Комендант сәгате”н бозган өчен административ җаваплылык каралган: штраф күләме – 500дән 1000 сумга кадәр. Кабаттан хокук бозучыларга 2 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф карала.
Читайте нас: