Кичә, 29 апрельдә, пульмонологлар, аллергологлар, онкологлар һәм башка медиклар (барлыгы алар 15 табиб) Почет грамоталары һәм рәхмәт хатларына лаек булдылар. Хәтерегездә булса, Уфа табибларын Урал аръягына экологик проблеманың иң кискен чорында - карьерда тау рудалары пыскып яткан чакта - җибәргәннәр иде. Белгечләр 20 меңнән артык сибайлыларны кабул итеп, аларга төрле медицина ярдәме күрсәтте.