Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2019, 11:21

Азрак аерылышабыз икән

Росстат белгечләре Русия төбәкләрендәге никахлашу һәм аерылышу хакындагы мәгълүматларны бастырып чыккан. Башкортстанда аерылышулар саны азаюы теркәлгән. 2018 елның беренче 2 аенда аларның саны 2530 булса, агымдагы елда – 2370 очрак.

Ләкин республикада гаилә кору очраклары да азайган: 2018 елның гыйнвар-февраль айларында 2719 никах теркәлсә, быел шул ук чорда ул сан 2453 пар тәшкил итә. Әмма Идел буе федераль округында бу күрсәткеч буенча Башкортстан - беренче урында. Икенче урында – Татарстан, анда 2296 гаилә барлыкка килгән, өченчедә – Түбән Новгород өлкәсе, анда 1519 никах теркәлгән.
Аерылышулар буенча да бу өчлек шул ук урыннарда: Башкортстан (2370), Татарстан (2134 аерылышу очрагы) һәм Түбән Новгород өлкәсе (1112 гаилә таркалган).
Читайте нас: