Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2019, 02:24

Уфа урамнарында - апокалипсис

Җомгадан алып уфалылар социаль челтәрләрдә коммуналь хезмәтләрнең ничек тузан җыештыруларын тасвирлаган видеоязмалар урнаштыра башлады.

Җомгадан алып уфалылар социаль челтәрләрдә коммуналь хезмәтләрнең ничек тузан җыештыруларын тасвирлаган видеоязмалар урнаштыра башлады. Интернет-кулланучыларны “коммунальщиклар”ның тузан белән көрәш ысуллары шаккатырды. Ягъни җыештыру алдыннан юлларны су белән эшкәртмәгәннәр, гомумән бу эштә су сибү машиналары җәлеп ителмәгән булып чыкты. Нәтиҗәдә һавага 3әр катлы йортлар биеклектәге тузан өермәсе күтәрелгән. Шундый күренешләрне Аксаков, Зорге һәм башка урамнарда күзәткәннәр.
Уфалылар тузан өермәләрен катастрофа һәм апокалипсис белән чагыштырганнар. Хәтерегездә булса, урамнарны тузаннан чистарту мәсьәләсен Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров берничә мәртәбә күтәреп чыккан иде. 2019 елның гыйнвар аенда ул район һәм шәһәр башлыкларына бу эшкә яхшылап әзерләнергә, ә ведомство җитәкчесе Михаил Киреевка аның бу эштә җаваплы икәнен искәртте.
“Моны гафу итмәячәкмен. Шәһәрләр су сибү техникасыз калса – бу сезнең зур хатагыз булачак”, - диде Радий Фәрит улы Михиал Киреевка.
Чыннан да башкала урамнары бигрәк тузанлы иде. Ярый әле бүген күптән көткән яңгыр яуды. Иркенләп суладык, ичмасам.
Читайте нас: