Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель 2019, 12:05

Журналистлар – өмәдә

Бүген, 27 апрельдә, “Бергәләп республиканы тазарак итик” лозунгы астында “Яшел Башкортстан” экологик шимбә өмәләре үтә. Быел гомумреспублика шимбә өмәләре икенчегә үтә.

Бүген, 27 апрельдә, “Бергәләп республиканы тазарак итик” лозунгы астында “Яшел Башкортстан” экологик шимбә өмәләре үтә. Быел гомумреспублика шимбә өмәләре икенчегә үтә. 6 апрельдә Башкортстанда язгы беренче генераль уборкага 320 меңән артык кеше чыкты.

Ел саен үтә торган бу өмәләр торак пунктларның санитар-экологик торышын яхшырту һәм территорияләрне төзекләндерүгә багышланган.

Бу өмәләрдә“Өмет” гәзите хезмәткәрләре дә һәрчак актив катнаша. Редакция егетләре “Йәшлек”, “Йәншишмә” гәзитләрендә эшләүче коллегалар белән бергә Матбугат йорты тирәсен тәртипкә китерде. Алар газоннарны узган елгы яфраклардан тазартты, Матбугат йорты янын чүп-чардан чистартты.


Читайте нас: