Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель 2019, 01:00

Элина Быстрицкаяның йөрәге тибүдән туктады

СССРның халык артисткасы, педагог һәм җырчы, билгеле театр һәм кино йолдызы Элина Быстрицкая вафат. Актриса 92 нче яшендә бакыйлыкка күчте.

СССРның халык артисткасы, педагог һәм җырчы, билгеле театр һәм кино йолдызы Элина Быстрицкая вафат. Актриса 92 нче яшендә бакыйлыкка күчте.

Элина Быстрицкая гомеренең ахырына кадәр иң чибәр хатын-кыз булып калды.

«Тын Дон» фильмындагы Аксинья роле аңа иң зур популярлыкны алып килде. Үз гомерендә актриса бик күп чагу образларны сынландырды. Тамашачылар сөюенә лаек булды.

Элина Авраам кызы соңгы елларда каты авырган. Ул дәваханәдә реанимациядә җан тәслим кылган.

Алсу Хәбирова.
Читайте нас: