Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2019, 15:27

Закон халыкка уңайлы булсын

Күптән түгел Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары республиканың Административ хокук бозулар турындагы кодексына автомобильләрне газоннарда, балалар һәм спорт мәйданнарында калдырган өчен штраф билгеләү турындагы үзгәрешләрне кабул итте.

Күптән түгел Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары республиканың Административ хокук бозулар турындагы кодексына автомобильләрне газоннарда, балалар һәм спорт мәйданнарында калдырган өчен штраф билгеләү турындагы үзгәрешләрне кабул итте.

Газоннарда машиналарын кал-дырган өчен шәхси кешеләргә – 1–2 мең, вазифалы шәхесләргә – 5–10 мең, юридик шәхесләргә – 20–30 мең сум штраф каралган. Икенчегә хокук бозган өчен штраф күбрәк була: гади гражданнарга – 3–4 мең, вазифалы шәхесләргә – 15–20 мең, юридик берәмлекләр һәм оешмаларга 35–50 мең сум. Законны үтәмәгән очракта протоколны районнардагы административ комиссия төзи, штрафны да алар яза. Дәүләт Җыелышының дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитет рәисе Владимир Нагорный “парковка кагыйдә-ләрен бозган өчен штраф акчалары өстәмә парковка урын-нары булдыруга һәм коймалар куярга мөмкинлек бирәчәк”, дип чыгыш ясады. Соң, машина хуҗалары махсус рәвештә яшел үләнгә менеп туктыйм әле дими бит инде. Машинасын куярга уңайлы урын булмаганнан, апты-раганнан куя ул аны. Бәлки башта парковкалар булдырырга кирәк-тер. Парковка була торып та үлән һәм чәчәкләр өстенә менеп туктасалар инде, җаваплылыкка тарттырырга...

Закон кабул ителү белән Уфа хакимияте транспорт чараларын газоннарга куюга карата җитди эшчәнлек башлады. Үлән һәм чәчәкләр утырткан җирләргә кертмәү максатыннан биек булмаган коймалар һәм тимердән баганалар урнаштырылачак. Бер атна эчендә генә дә 202 багана куелган. Әлеге вакытта 420 метр җир коймаланган. Санитар айлык барышында 1200 метр койма кую планлаштырыла. Дөресен әйт-кәндә, бу бер квартал җирне әйләндерергә дә җитмәячәк.

– Әлеге законны яклаучылар Мәскәү тәҗрибәсен мисал итеп китерәләр, әмма алар Мәскәүдә 2012 елдан алып дистә миллиард-лаган сум акчаның уңайлы парковкалар эшләүгә тотыныл-ганын әйтеп бетермиләр. Анда башта парковкалар эшләнде, аннары гына штраф сала башладылар. Бездә башта штраф булдырдылар, шуңа парковка төзиячәкбез диләр, – дип чыгыш ясады Дума депутаты Павел Завадич.

Безнең төбәктән сайланган Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев та моңа үз карашын белдерде:

– Электән салынган йорт ихаталарында машина куярга уңайлы урыннар булдырырга, яңа йортлар төзүчеләргә җир асты һәм җир өстендәге парковкалар төзүне таләп итеп куярга кирәк. Күптән түгел Уфада машиналарны арендага бирү – каршеринг хезмәте эшли башлады. Алар килешү төзегән чакта ук штрафны үзегез түләячәксез дигән таләп куймакчылар. Чөнки машинаны арендага алып торучы кеше газонга менеп туктаса, әлеге компаниягә, юридик шәхес буларак, 30 мең сум күләмендә штраф салыначак. Килешүдә мондый таләп булган очракта кем арендага машина алсын инде. Димәк, бар дөньяда кулланылган уңайлы хезмәт башлангычында ук бетерелүгә мәҗбүр ителәчәк, – диде депутат. Закон кабул ителгәннән соң Уфада беренче көнне үк 576 машина хуҗасы административ штрафка тартты-рылган. Ә 5-12 апрель аралыгында 3341 машина хуҗасы админис-тратив комиссия протоколына эләккән. ЮХХДИ идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Линар Зиннуров бу хәлне машина күплеге белән аңлата.

– Бүгенгесе көндә Уфада ярты миллионнан артык машина теркәлгән. Башкалага эш һәм башка сәбәпләр буенча килүчеләрне дә исәпләсәң, бу сан күпкә арта. Башкортстанда 50 мең гаражны берләштергән 600 гараж кооперативы эшли. Уфаның төрле районнарында урнашкан 19 күп-катлы парковкага 5300 автомобиль куела, ә 191 җир асты гаражы 8139 урынга исәпләнгән. Күрүегезчә, машиналар саны белән чагыш-тырганда, бу бик аз.

Әйе, чынлап та машиналар саны арту елына дистә меңнәр белән исәпләнә. Әмма аның шулай булачагы күптән билгеле иде бит. Уфа эчендә соңгы ун ел эчендә генә дә йөзләгән күпкатлы йортлар үсеп чыкты. Ләкин аларның санаулысы гына җир асты парковкасы белән төзелә. Башкала хакимияте бу мәсьәләне дистә еллар элек үк каты контрольгә алырга тиеш иде. Әмма алар, киресенчә, бер йортка икенчесен терәп салу өчен рөхсәт бирә торды. “Точечная застройка” дигән төшенчә күпләрегезгә таныштыр инде. Моңардан әлеге дә баягы, башкала хакимиятенә караган эвакуаторлар хезмәте генә ота. Бу хезмәт 2015 елдан алып эшләп килә. Көн саен 200 ләп машина штраф тукталышына урнаш-тырыла. 2017 елда 17300 водительгә карата административ протокол төзелгән, ә 16400 автомобиль штраф тукталышына урнаш-тырылган. 2018 елда 20 меңгә якын кеше үзенең “тимер ат”ын штраф тукталышыннан алып чыккан. Әлбәттә, штраф түләп һәм ярты көн вакытын сарыф итеп. Районнардан килүчеләр аеруча еш эләгә бу кармакка. Чөнки кайда нинди юл билгесе торуына алар бик игътибар итми. Янында штраф түләргә акчасы булмаучылар да очрый бит инде. Штраф тукталы-шында машинаң торган һәрбер сәгатьне исәпләсәң, тагын да күбрәк түләргә кирәк була. 2012 елда Уфа шәһәр советы “Паркинглар, парковкалар, авто-мочбиль тукталышлары төзү” дип исемләнгән проект әзерләгән. Әлеге проект 5 ел буена кабул ителми килгән. Иркен һәм уңайлы парковкалар төзесәң, берсе өстенә берсе терәлешеп торган йортлар төзеп булмый шул. Димәк, кемдер керемсез калачак. Элекке мэр Ирек Ялалов Уфа үзәгендә урнашкан Совет мәйданы астында зур парковка эшләячәкбез һәм 2016 елда хезмәтләндерүгә тапшырабыз дигән иде. Урамда – 2019 ел, парковка әле булса юк. 2015 елда Уфаның уңайлы мохит булдыру идарәсе җитәкчелеге шәһәр үзәгендә башта 27, аннары тагын 35 паркомат урнаштырылган түләүле тукталышлар булдыры-лачагы хакында белдергән иде. Алар әле булса юк.

Узган атнада Башкалабызның Черниковка бистәсендә урнашкан Никола Франко тыкрыгында булырга туры килде. Газон өстендә унлаган машина тора. Хәер, аны газон дип әйтүе дә авыр. Ул күптән бернинди яшеллексез тапталган җиргә әйләнеп беткән. Шуларны карап торганда тагын бер автомобиль килеп туктады. Ишекләренә ябыштырылган нак-лейкаларына караганда, ул күптән түгел генә штраф тукталышыннан чыккан. Штраф тукталышларында протокол төзегәч, ишекләрне ачмас өчен шундый алым кулланалар.

–Үзең штраф тукталышыннан чыккансың, ә үзең һаман да машинаңны газонга куясың, – бит дип эндәштем.

– Нишлим соң, әйдә әле, өй алдындагы мәйданны күрсәтәм, анда бер машина куйсаң, икенчесе үтә алмый, – дип ихата алдын күрсәтте. Чынлап та, узган гасырның 50-60 елларында төзелгән ике катлы йортлар арасында машина борылып чыгарлык та урын юк икән. Ул заманнарда йорт алларын һәрбер кешедә машина булачак дип төземәгәннәр шул. Бүген килеп ул фатир хуҗаларына нәрсә эшләргә? Урын булмаганнан апты-рап куялар бит инде алар машиналарын.

Башкалабыз уртасында

Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе урнашкан. Әлеге медицина үзәгенә респуб-ликаның төрле почмагыннан авырулар килә. Күпләре көчкә хәрәкәтләнә. Аларны алып килгән кешеләр машиналарын кая куярга тиеш? Шундый зур дәваханәнең үз парковкасы юк. Чирле кешене алып кереп китүчеләрнең машина-лары чыгуларына штраф тукта-лышына алып кителгән була. Билгене күргән очракта да, чарасызлыктан, башка куяр урын булмаганлыктан машинасын шун-да калдырып китәргә мәҗ-бүрләр. Башка дәваханәләр янында да шундый ук хәл күзәтелә. Ә эвакуатор машиналары бер-бер артлы килеп кенә тора. Штраф тукталышларында бер көн эчендә генә дә йөзәрләгән машина җыела. Шәһәр эчендә зур штраф тукталышлары эшләр өчен урын таптылар бит. Гади кешеләргә мохтаҗ җирендә туктап машина куяр өчен генә урын табылмый. Ни өчен шулай?


P.S. Республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Киреев белдерүенчә,

парковка мәсьәләсен хәл итү өчен парковкалау “кесә”ләрендә 23 мең урын, 130 мең киртә һәм 74 мең багана кирәк.

Рәдиф Фәтхи.
Читайте нас: