Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2019, 15:59

Тукайны искә алдык

Бүген, ягъни, 26 апрель көнне 65 нче санлы Татар гимназиясе укучылары, укытучылары һәм “Дебют” балалар иҗат үзәгенең “Татар халкының тарихы һәм гореф-гадәтләре” бүлегендә шөгыльләнүче укучылар Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Тукай - безнең күңелләрдә” дип аталган бәйрәм үткәрде.

Бүген, ягъни, 26 апрель көнне 65 нче санлы Татар гимназиясе укучылары, укытучылары һәм “Дебют” балалар иҗат үзәгенең “Татар халкының тарихы һәм гореф-гадәтләре” бүлегендә шөгыльләнүче укучылар Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Тукай - безнең күңелләрдә” дип аталган бәйрәм үткәрде. Бәйрәм алдыннан гимназиянең бер төркем укучылары Уфа “Нур” татар театры каршындагы Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Шагыйрьне искә алу кичәсе гимназиядә шигырь бәйрәме белән дәвам итте. 2-7 нче сыйныф укучылары балалар өчен язылган “Бала белән Күбәләк”, “Эш беткәч, уйнарга ярый, “Шүрәле” шигырьләрен сәхнәләштерделәр, “Театр”, “Тукай абый”, “Әллүки” җырларын башкардылар. Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Читайте нас: