Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2019, 15:48

Самара аны аягүрә алкышлады

Алда – Мәскәү, Кремль сарае

Алда – Мәскәү, Кремль сарае
Русия почтасында меңнәрчә хезмәткәр эшли. Аларның һәркайсысы үзенчә талантлы. Кемдер үзенең җырлау сәләте белән сокландырса, икенчеләре музыкаль инструментларда оста уйнавы белән шаккатыра. Ә менә федераль почта хезмәтенең Башкортстан идарәсенең йөк ташуларны оештыру бүлеге начальнигы Зиннур Рәвил улы Хаҗиәхмәтов бар яклап та талантлы кеше.
Иң катлаулы өлкәләрнең берсе – Башкортстан халкына почта ташу бүлеге белән 2011 елдан алып уңышлы җитәкчелек иткән Зиннур Рәвил улының гомере буена озатып килгән бер шөгыле бар – сәнгатькә гашыйк кеше ул. Кечкенәдән кулына гармун алган егет аннан бүген дә аерылмый – шатлыгын да, борчуларын да җыр-моң белән бүлешә. Шуңа да февраль аенда “Русия почтасы” үзенең талантлы хезмәткәрләре арасында “Музыкаль открытка” конкурсын игълан иткәч, үз көчен сынап карарга була.
“Русия почтасы” әлеге конкурсны 10 макротөбәктә быел тәүге тапкыр үткәрә. Номинацияләргә килгәндә, алар төрле: мәсәлән, иң яхшы вокал, иң яхшы хореография, иң яхшы инструменталь жанр һ.б. Зиннур Рәвил улы, ике дә уйлап тормый, берьюлы ике номинациядә катна-шырга була: вокал һәм инстру-менталь жанрларны үзенеке дип саный ул.
Конкурста катнашырга барлыгы 200дән артык кеше теләк белдерә. Алар үзләре әзерләгән концерт номерларын видеога төшереп, жюри карамагына юллый. Шулар арасыннан иң-иң уңышлы дип табылган 52 номер апрельдә Самарада узачак конкурсның икенче этабына чакыру ала.
– Менә шул көннән алып кон-курска ныклы әзерлек башланды,– ди Зиннур Рәвил улы.–Мин аңа бар күңелемне биреп, тырышып әзерләндем. Иң беренче эш итеп гармунымны, яхшы торышта булса да, тагын бер кат тикшертеп, көйләтеп алдым. Алай гына да түгел, матур орнамент белән бизәттем. Үзебезнең филармония егетләре чыгышларыма искиткеч матур фон яздырырга ярдәм иттеләр. Костюм-нар белән Алексеевка мәдәният йорты ярдәмгә килде. Профсоюз рәисебез Татьяна Анатольевна Амплева үз эшенә бирелгән кеше, конкурска әзерлек чорында аның ярдәме искиткеч зур булды.
Самарада узачак гала-концертка Зиннур Хаҗиәхмәтов белән бергә Туймазыдан – Ризван Хәбиров һәм Иглиннан Айсылу Декамбаева бара.
–Бик матур каршы алдылар, яхшы кунакханәгә урнаштырдылар һәм репитицияләр үткәрү өчен бар мөмкинлекләрне булдырдылар,– дип искә төшерә ул көннәрне Зиннур Рәвил улы.– Режиссерлар ясалачак чыгышларны кат-кат өйрәнеп, гаять матур, чын мәгънәсендә тәрбияви программа иҗат иттеләр.
Безнең Башкортстан вәкилләре конкурста сокланырлык чыгыш ясый. “Җиңү җиңел бирелмәячәк, чөнки жюри гаять таләпчән, һөнәри дәрәҗәдә”,– дип кисәтәләр конкур-сантларны һәм бу чынлап шулай була да: аның составында Русиянең сәнгать эшлеклеләре, музыкаль һәм сәнгать югары уку йортлары преподавательләре катнаша.
Зиннур Рәвил улының гармунда татар халык көйләрен сыздырып уйнавы залдагыларны шаккатыра: тамашачылар аны урыннарыннан күтәрелеп алкышларга күмә. Гармун телләре “Иртә буран, кич тә буран”, татар халык бию көен генә түгел, рус халык такмакларын да дәртле яңгырата.
–Анда бер кызыклы вакыйга да булды әле,– дип елмаеп хәтергә төшерә Зиннур Рәвил улы.–Инде уйнавымны тәмамлап, башымны артка чөеп җибәргән идем, башымнан түбәтәем төшеп китмә-сенме?! Сәхнәдән чыккач, коллега-ларым барсы да: “Шәп тәмамладың чыгышыңны, оригинально”,– ди-ләр. Ә мин исә: “Үзе төшеп китте бит”, – дим (көлә).
Зиннур Рәвил улының “Мой дом, Россия” җырын башкаруын исә концертны тәмамлау номеры итеп куялар.
Конкурс тәмам, жюри җиңү-челәрне билгели. Аның нәтиҗәләре буенча “Русия почтасы”ның Идел буе 2 макротөбәгенә керүче җиде төбәк үзешчәннәре арасында Зиннур Рәвил улы Хаҗиәх-мәтовның инструменталь жанр буенча – беренче, вокал номина-циясе буенча өченче урынга лаек булуы билгеле була.
“Мондый зур чарада катнашу бик җаваплы, каушау булдымы?” – дигән сорау бирәм Зиннур Рәвил улына.
–Һич булмады. Чөнки мондый дәрәҗәдә үткәрелгән конкурсларга һәркем тик җиңәргә дип бара, шунсыз матур нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел,– дип елмая ул.
– Конкурста катнашу мөмкинлеген тудырган өчен мин бар коллега-ларыма, шәхсән җитәкчебез Ирек Минивәли улы Галимовка, профком рәисе Татьяна Анатольевна Ампле-вага зур рәхмәт белдерәсем килә.
Әйткәндәй, май ахырында Зиннур Рәвил улын Кремль сәхнәсендә чыгыш ясау көтә. “Русия почтасы”ның 10 макротө-бәгеннән “Музыкаль открытка” конкурсы җиңүчеләре Мәскәүгә җыелачак. Зиннур Рәвил улына анда да уңышлы чыгыш ясап, Башкортстаныбызның матур данын таратуын теләп калабыз.
Гөлара Арсланова.
Читайте нас: