2019 елның беренче кварталына Башкортстанда С гепатиты белән исәптә 19938 кеше торуы билгеле булды. Әлеге 19938 кешенең 229ы – балалар. Шул ук вакытта 98е – 17 яшькә кадәрге үсмерләр (43 процент), 85е (37 процент) – 14 яшькә кадәрге балалар, 40ы (18 процент) – 6 яшькә кадәргеләр һәм 6 сабый (2,6 процент) – 1–2 яшьлекләр.
Башкорт дәүләт медицина университетының йогышлы авырулар кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Айгөл Галиева әйтүенчә, С гепатиты – инфекцияле чир, ул хәтта эпидемия характерына ия. Чир стериль булмаган инструментлар белән кан аша (наркотиклар, татуировкалар, татуаж, пирсинг, косметология) тапшырыла. Сирәгрәк очракта вирус организмга хәвефле җенси мөнәсәбәт һәм гомосексуаль бәйләнеш аша, кан җибәргәндә һәм операцияләр вакытында, инфекция эләктерүче әнидән баласына күчәргә мөмкин. С гепатиты белән авырган хатыннар, әгәр алар бәби табуны планлаштыралар икән, вируска каршы терапия үтәргә тиешләр. Моннан тыш, вирусның әнидән балага күчү куркынычы булганга, табиб баласын операция юлы белән тудыруны тәкъдим итәргә мөмкин.
Докторлар шуны искә төшерә: вирус тик тире киселгән вакытта һәм тәндәге лайлалы тышчалар аша гына күчәргә мөмкин. Шуңа күрә, әгәр сез кулыгызны җәрәхәтләдегез икән, яраны шунда ук спирт белән эшкәртегез – бу С гепатиты белән чирләүне булдырмас.
“Балалар һәм үсмерләр өчен С гепатиты бавыр циррозы башлануы, гомум физик халәт начараюы һәм психик халәткә тискәре тәэсир итүе белән куркыныч@, – ди табиб.
Бавыр чирләре буенча әйдәүче дөнья ассоциацияләре моңа кадәр С гепатиты белән авыручы балаларны дәвалауны соңгарак калдыруны тәкъдим итеп килде, ни өчен дигәндә, ул вакытка теркәлгән бердәнбер интерферон препараты түбән нәтиҗәләр бирүче һәм әлеге төркем пациентлары өчен чагыштырмача агулы саналды.
2018 елдан алып Русиядә интерферонсыз төймәле препарат теркәлде, аны 12 яшьтән кулланырга мөмкин. Узган елның ноябрь аенда С гепатитлы пациентлар, дәвалаучы табиб күрсәтмәсе буенча гына, әлегә үзләренең акчаларына яки иганә-челек фондлары исәбенә, аны сатып алырга мөмкин. Ике айлык дәвалау курсы 600 мең сумга барып баса.
2016 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2030 елга С гепатитын җиңәргә кирәк дип игълан итте. Әлеге килешүгә Русия дә кул куйды. Белгечләр әйтүенчә, әлеге максат берникадәр шапыры-нуны хәтерләтә. С гепатиты вирусы озак вакытлар дәвамында үзен аерым билгеләр белән күрсәтми һәм яшерен җимерү эшен алып бара. Вируслы гепатит ВИЧка караганда да күбрәк гомерләрне өзә. Инфекционистлар әйтүенчә, бүген С гепатитын дәвалау мөмкин.
1. Үзеңнең халәтеңне белү өчен яшәгән урыныңа караган поликли-никада вируска каршы тәнчек-ләрне билгеләү өчен кан анализы бир.
2. Каршы тәнчекләр барлыгы ачыкланса, табиб-инфекционистта яки гастроэнтерологта консуль-тация алырга, тулысынча тикшерү үтәргә: РКН һәм вирус генотибын ачыкларга, бавыр эшчәнлеген һәм гомум халәтне бәяләргә кирәк булачак.
3. С гепатитын вакытында дәва-лагыз һәм якыннарыгызны бәла-дән саклагыз.